Тормышның үзеннән
Аякларым "алла" булды Нәни Эльвинаның йокысы килми. Төрлечә көйләп тә йоклата алмагач, бабасы Җәмил, әтисе-әнисе бераз ял итсен дип, баланы саф һавага алып чыгарга була. Исәбе - анда бераз тәпиләтеп, үзен изелеп йокларлык итеп, арытып алып керү. Шактый ара үтәләр болар, бала кулга сорый башлый, бабасы сөйләнә-сөйләнә, ипләп кенә һаман...
Аякларым "алла" булды
Нәни Эльвинаның йокысы килми. Төрлечә көйләп тә йоклата алмагач, бабасы Җәмил, әтисе-әнисе бераз ял итсен дип, баланы саф һавага алып чыгарга була. Исәбе - анда бераз тәпиләтеп, үзен изелеп йокларлык итеп, арытып алып керү.
Шактый ара үтәләр болар, бала кулга сорый башлый, бабасы сөйләнә-сөйләнә, ипләп кенә һаман атлата да атлата кызны. Бервакыт Эльвина түзми, бабасына ныклап ялына башлый:
- Бабай, күтәл әле мине, аяклалым "алла" булды бит инде...
Әлфинур Шәвәлиева.
Фронтка беренче хат
Мин беренче сыйныфка 1943 елда кердем. Ярты елдан - 1944 елның башында укый-яза белә башлаган идем инде.
Шул чакта миндә әтәйгә фронтка хат язу теләге туды. Ничек укуым турында берничә сүз яздым. Шуннан өй хәбәрләренә күчтем. Безнең өчен зур вакыйга - сыер бозауларга тиеш. Кәҗә ничә бәти китергән, сарык бәрәннәре ничәү һ. б.
Болар турында язганда, билгеле инде, һәммәсе турында санап китәргә булдым. "Баш" сүзен язганда миңа нигәдер сүзнең ахырында "ы" авазы ишетелде. Ападан, абыйдан сорыйм: "Баш" сүзе "ш"га бетәме, "ы"гамы?"
Апа - җидееллык мәк-тәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, завуч, дәфтәрләр тикшерә, үз эше белән мәшгуль, абый исә 6 нчымы, 7 нчеме сыйныф укучысы, дәрес әзерли, миндә эшләре юк: "Ярар, ярар, яз", - диләр икесе дә.
Хат фронтка китте. Бераздан әтәйдән хат алабыз. Сугышта да әтәйнең юморы җуелмаган икән. "Сездә ике - өч башлы кәҗә бәтиләре һәм сарык бәрәннәре туа башладымыни?" - дип сораган. Мин, 1 нче сыйныф укучысы, "баш" сүзенә "ы"ны өстәп, гел башы дип язып чыкканмын бит. Шулай итеп, бу сүздә "ы" хәрефенең юклыгын аңладым. Минем хатны әтәй татар иптәшләре белән җыелышып укып, көлешкәннәр икән.
Ришат ГӘРӘЕВ,
хезмәт ветераны.
Бөгелмә шәһәре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 07:01Бөгелмәдә 25 гыйнвар һава торышы Синоптиклар хәбәр иткәнчә, бүген, дүшәмбе көнне, болытлы, урыны белән бераз кар яварга мөмкин, әкрен җил.1600
-
24 гыйнвар 2021 - 19:44Кыш көне нинди җиләк-җимеш һәм яшелчәләр файдалы? Кыш көне безнең организмга витаминнар җитми. Шул сәбәпле, иммунитет төшә, ягъни организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгы кими. Ә витаминнарны без төрле җиләк-җимеш, яшелчәләрдән ала алабыз. Кыш көне аларның кайсыларын куллану файдалы соң?7900
-
24 гыйнвар 2021 - 17:14Ихласлык ислам юлдашымы? Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.7300
-
24 гыйнвар 2021 - 15:32Рафаэль Яруллин: “Әти, иң элек, кеше булырга өйрәтте!” Рафаэль Яруллин – Бөгелмәдә туып-үсә. 5нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт техник университетының (КХТИ) Бөгелмә филиалында технолог белгечлегенә укый. Өйләнгән, хатыны белән ул үстерәләр.6600
-
24 гыйнвар 2021 - 13:41Яраткан эшкә – сикәлтәле юллар аша Бөгелмәдә махсус салым режимының гадилеген һәм уңайлылыгын аңлап алган ике меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән. Алар арасында – тырнакларны тәрбияләү сервисы остасы Эльмира Вахитова.6200
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
24 гыйнвар 2021 - 11:08Татар халык театрының юбилей елы20 ел... Аз да, күп тә түгел. Әмма шул вакыт эчендә кечкенә генә труппа сәхнәгә 15ләп спектакль куя, Бөгелмә халкын татар сәнгатенә гашыйк итә, “Халык театры” исемен ала, Рәсәй буйлап гастрольләрдә йөри. Иҗат казанында кайнап, Бөгелмә халык театры вакыт үткәнен сизми дә калган. Баксаң, алар инде икенче дистәне ваклап килә икән...14100
-
23 гыйнвар 2021 - 11:24Сугыш хәрәкәтләре ветераннары Хәтер аллеясында өмә үткәрделәр Соңгы көннәрдә безнең төбәктә бик карлы булды.27200
-
23 гыйнвар 2021 - 18:03«Своя колея 2021» проекты 23 гыйнварда ук ОТР каналында, Театр, Navigator Records каналында, «Синема» кинотеатрында күрсәтеләчәк «Своя колея 2021» проекты 23 гыйнварда 18.00 сәгатьтә (Түбән Камада бу НТР-Татарстан каналы - 24, НТР ВКОНТАКТЕ төркемендә, мэриянең рәсми сайтында һәм шулай ук ВКда), шулай ук ОТР каналында, Театр, Navigator Records каналында, «Синема» кинотеатрында күрсәтеләчәк.14100
-
24 гыйнвар 2021 - 11:08Татар халык театрының юбилей елы 20 ел... Аз да, күп тә түгел. Әмма шул вакыт эчендә кечкенә генә труппа сәхнәгә 15ләп спектакль куя, Бөгелмә халкын татар сәнгатенә гашыйк итә, “Халык театры” исемен ала, Рәсәй буйлап гастрольләрдә йөри. Иҗат казанында кайнап, Бөгелмә халык театры вакыт үткәнен сизми дә калган. Баксаң, алар инде икенче дистәне ваклап килә икән...14100
-
23 гыйнвар 2021 - 17:31"Блокада икмәге" Бөтенроссия акциясе кысаларында Батырлык дәресләре Россия Хәрби дан көне алдыннан, «Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясе кысаларында, 18-21 гыйнвар көннәрендә Бөгелмә волонтерлары «Блокадный Ленинград. Город непокоренных» батырлык дәресләре оештырдылар.11200
-
23 гыйнвар 2021 - 16:12Тагын ике бөгелмәленең тәүлек эчендә COVID-19 диагнозын расладылар Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 15 365 очрагы ачыкланган.10900
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика