Бөгелмә авазы

Теләкләр тормышка ашсын дисәң...

Галәмнең бер почмагында кибет булган. Аның элмә тактасы да юк икән, аны инде күптән давыл куптарып алып киткән булган. Яңа элмә тактасын кибет хуҗасы яңадан элеп тормаган, чөнки биредә яшәүчеләрнең һәммәсе дә бу кибеттә теләкләр сатылуы турында белгән. Кибет ассортименты бай булган: биредә җаның ни тели - шуны сатып алырга...

Галәмнең бер почмагында кибет булган. Аның элмә тактасы да юк икән, аны инде күптән давыл куптарып алып киткән булган. Яңа элмә тактасын кибет
хуҗасы яңадан элеп тормаган, чөнки биредә яшәүчеләрнең һәммәсе дә бу кибеттә теләкләр сатылуы турында белгән.
Кибет ассортименты бай булган: биредә җаның ни тели - шуны сатып алырга мөмкин икән. Теләсәң - зур яхта, фатир, акча, машиналар, түрә кәнәфие, бәйгедә җиңү дисеңме, матур фигура дисеңме - барысын да... Кибеттә бары тик яшәү һәм үлем генә сатылмаган. Аның белән Галәмнең төп офисы шөгыльләнгән.
Кибеткә килүчеләрнең һәрберсен, иң беренче чиратта, теләкләрнең бәясе кызыксындырган. Бәяләр төрле булган. Мәсәлән, яраткан эш - тотрыклылыктан баш тартуга, мөстәкыйль рәвештә үз тормышыңны планлаштыра белүгә, үз көчеңә ышана алуга алыштырылган. Хакимлек итү исә күп әйбергә рациональ аңлатма бирү, күп әйбердән баш тарта белү, үз дәрәҗәңне бәяли алу (ул бик югары булырга тиеш), үзең турында "Мин" дип йөри белү (башкалар моның белән канәгать булмаска да мөмкин) белән түләнелгән.
Кайбер бәяләр мәзәк булып тоелган. Мәсәлән, кияүгә чыгу бушка бирелгән, ә бәхетле тормыш өчен кыйбат түләргә туры килгән. Бәхет тормыштан тәм таба алу, булганына рәхмәтле булу, дусларыңнан баш тарту, башкалар белән тигезләшмәскә дигән бәяләр белән бәяләнгән.
Кибеткә килүчеләр арасында теләк сатып алырга ашкынмаганнары да булган. Берәүләрне бәяләр канәгатьләндермәсә, кайберләре акчаны кайсы теләкне сатып алырга тотыйм икән дип уйланып торган.
Араларында иң зур теләкләрен сатып алып, тормышка ашыручылар да булган. Аларга күпләр көнләшеп караган. Кибет хуҗасыннан бәяләрне төшерүне таләп итүчеләр дә булган. Ләкин ул бу таләпләргә һәрвакыт каршы чыккан, чөнки бәя төшерү теләкләрнең сыйфатын бетерүгә этәрә дип аңлаткан ул моны. Кибет хуҗасын: "Бөлгенлеккә төшәрсең!" - дип каргаучылар да булган. Тик мондый шелтәләргә кибет хуҗасы баш селкеп "ЮК!", - дип җавап биргән. Тәҗрибәле сатучы үз теләген тормышка ашырырга теләк белдерүче батырлар һәрвакыт табылып торачагына ышанган.
Кибет ишегендә инде берничә йөз ел: "Әгәр дә теләгегез тормышка ашмаган икән, димәк, сез аның өчен әле түләмәгәнсез!" дигән язу торган.
Айгөл МИҢЛЕБАЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: