Бөгелмә авазы

Тəбриклибез!

Карабаш бистәсенең 1 нче мәктәп укытучысы Рәфидә СӘМИГУЛЛИНАны олуг юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа һәм гаиләсенә уңышлар, сәламәтлек, озын гомер телибез. Рәфидә мөгаллимә, бер нур кебек син безгә. Ачык йөзең, тәмле сүзең - таныш бу һәммәбезгә. Күптәнге дусларыбыз Әлфәрит һәм Рәфидә Ай белән кояш кебек тормыш гизәләр бергә. Әй, бәйрәм...

 

Карабаш бистәсенең 1 нче мәктәп укытучысы Рәфидә СӘМИГУЛЛИНАны олуг юбилее белән тәбрик итәбез. Аңа һәм гаиләсенә уңышлар, сәламәтлек, озын гомер телибез.

Рәфидә мөгаллимә, бер нур кебек син безгә.

Ачык йөзең, тәмле сүзең - таныш бу һәммәбезгә.

Күптәнге дусларыбыз Әлфәрит һәм Рәфидә

Ай белән кояш кебек тормыш гизәләр бергә.

Әй, бәйрәм кичләре,Әлфәритнең көйләре!

Караңгыда ай кебек моңлата күңелләрне.

Ашарга бар, өс бөтен, фатирда - уңган хатын.

Урамда көтеп тора өр-яңа тимер атың.

Инде таяныч булырга үсеп җитте Илнур да.

Әти-әни юбилеенда сыздырыр ул гармунда.

Дуслар без, фикердәшләр, уздырабыз бәйрәмнәр.

Яхшыдан да яхшырак сезгә бездән теләкләр.

Рәфидәнең юбилее.

Сине бүген котлыйбыз.

Тормышта без һәрвакыт

Алга гына атлыйбыз.

Барлык дусларың исеменнəн, Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: