Бөгелмә авазы

"Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Мәгановтан Бөек Ватан сугышы ветераннарына котлау

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, алар-ның тол калган хатыннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле нефть төбәге кешеләре! Бөек Җиңү көне! 1945 елның истәлекле языннан безне җиде дистә елдан артык вакыт аерып торса да, әлеге мөһим дата үзенең тарихи әһәмиятен беркайчан да югалтмаячак. Дөньяда бик үк тыныч булмаган бүгенге көндә - бигрәк тә....

 

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары, алар-ның тол калган хатыннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле нефть төбәге кешеләре!

Бөек Җиңү көне! 1945 елның истәлекле языннан безне җиде дистә елдан артык вакыт аерып торса да, әлеге мөһим дата үзенең тарихи әһәмиятен беркайчан да югалтмаячак. Дөньяда бик үк тыныч булмаган бүгенге көндә - бигрәк тә. Без Ватаныбызның бәйсезлеген һәм иреген саклап калган, Европаны нацизм коллыгыннан азат иткәннәрне истә тотарга, Бөек Ватан сугышы турындагы чын дөреслекне, безнең совет солдатының патриотизмы һәм батырлыгын буыннардан буыннарга, бабайларыбыздан оныкларга кадәр алып барып җиткерергә бурычлы.

Сезнең белән безнең тормыш өчен сугыш кырларында башын салган туганнарыбыз һәм якыннарыбызның вакытлар үтү белән саргайган фотосурәтләрен күз яшьләрсез карау мөмкин түгел. Аларга мәңгелек дан!

Без шулай ук тыл хезмәтчәннәренә дә олуг рәхмәтле. Алар, үз-үзләрен аямыйча, завод-фабрикаларда, колхоз кырларында, нефть промыселларында күптән көтелгән Җиңүгә гаять зур өлеш керттеләр. Сугышның иң кызган чорында нефтьчеләр һәм җирле халыкның, башлыча, хатын-кызлар һәм яшүс-мерләрнең фидакарь хезмәте белән хәрәкәттәге армия хаҗәтләренә зур Татарстан нефтенең беренче тонналары озатылды. Сугыштан соңгы авыр елларда исә алар, яудан исән кайта алган фронтовиклар белән бергәләп, сугыш дигән афәт китергән җимереклекләрне төзәттеләр, илебезне торгыздылар.

Кадерле ветераннар! Сезнең тарафтан булдырылган традицияләр - гаиләгә, хезмәткә, туган якка карата булган мөнәсәбәт безнең һәм киләчәк буыннар өчен лаеклы үрнәк булып тора. Сез барыгыз да - җиңүчеләр! Бик зур рәхмәт сезгә, ветераннар, алдыгызда түбәнчелек белән баш иябез. Ныклы сәламәтлек, иминлек телибез. Күк йөзе һәрчак аяз булсын! Бәйрәм белән! Бөек Җиңү белән!

Наил МӘГАНОВ,

"Татнефть" ГАҖ генераль директоры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: