Бөгелмә авазы

Талант иясе

1960 елның 2 гый­­­­нварында Баулы ра­­й­­­оны Урыссу по­­­се­­­логында туган Рөстәм Курамшин 1975 елда Лениногорскидагы му­зыка-сәнгать педагогия училищесына укырга керә һәм аны тәмамлаганнан соң Бөгелмә мәктәпләрендә рәсем, сызым дәрес­ләре укыта. 1987 ел­да Чабаксар дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетына укырга керә, 1991 елда тәмамлый. 2008 елда - Татар­станның, ә 2010 елда Россиянең...

1960 елның 2 гый­­­­нварында Баулы ра­­й­­­оны Урыссу по­­­се­­­логында туган Рөстәм Курамшин 1975 елда Лениногорскидагы му­зыка-сәнгать педагогия училищесына укырга керә һәм аны тәмамлаганнан соң Бөгелмә мәктәпләрендә рәсем, сызым дәрес­ләре укыта. 1987 ел­да Чабаксар дәүләт педагогия институтының сәнгать-графика факультетына укырга керә, 1991 елда тәмамлый. 2008 елда - Татар­станның, ә 2010 елда Россиянең Рәссамнар берлегенә кабул ителә. 2002 елда Казанда узган "Нефть төбәге" күргәзмәсендә, башка­лабызның 1000 еллыгына багышлап, Бөгелмәдә уздырылган күчмә күр­гәзмәдә, Әлмәттә - "Татарстанның көньяк-көнчыгышы рәссам­нары", Саратовта - "Зо­­­лотая палитра", 2008 елда Самарада "Большая Волга" һ.б. күр­гәзмәләрдә катнаша.

Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотолары
.


14 октябрь көнне Бөгелмә Татар мәдәният үзәгендә вакытсыз бакыйлыкка күчкән рәссам Рөстәм Курамшинның картиналар күргәзмәсе ачылды. Тантанага графика стилендә уңышлы эшләгән талант иясен искә алу өчен дуслары, хезмәттәшләре, мәктәп укучылары килгән иде.

"Светла моя печаль" исеме астында узган кичәдә чыгыш ясаган Ринат Газизуллин хезмәттәше турында иң җылы сүзләрен җиткерде: "Рөстәм бик яхшы рәссам гына түгел, яхшы кеше дә иде, - диде. - Кызганыч, ул бик күп планнарын тормышка ашыра алмыйча, безнең арадан китте".

Реклама

Күргәзмәне ачу тантанасына Лениногорскидан килгән кунак - Бикчурин исемендәге премия лауреаты, ТР Рәссамнар берлеге әгъзасы, Россия­­ гуманитар фәннәр акаде­миясенең мактаулы академигы Мөдәрис Минһаҗев үзенең фи­керләрен шигъри юллар белән җиткерде:

Сез дә минем кебек үзгәргәнсез,
Сез дә минем кебек аргансыз,
Сез дә минем кебек кош сайравын
Тыңлый-тыңлый хәйран калгансыз.
Агыйделнең моңлы сандугачы
Уйланырга безне чакыра,
Бу гомернең кыскалыгын тоеп,
Утырыйк әле тагын чак кына.

"Кеше китә, эзе кала", - дип яза шагыйрьләр. Рөстәм Курамшин да үзеннән соң бик якты эз калдырган. Бары ике төс белән генә дә күпме матурлыкны күрә белгән һәм шуны безгә - тирә-юньдәгеләргә түкми-чәчми җиткерә алган рәс­сам ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: