Бөгелмә авазы

Сүз һәрвакыт кирәк

23 сентябрь көнне Бөгелмә үзәк китапханәсендә "Сүз һәрвакыт кирәк булачак!" ("Слово будет нужно всегда") дип исемләнгән чара булып узды - шәһәребезнең китап сөючеләре шактый үзенчәлекле шәхес - физик мөмкинлекләре чикләнгән булуга да карамастан, тормышка оптимистларча карашын җуймаган язучы, шагыйрь, җырлар авторы, башкаручы Николай Михайлович Гоголев белән очрашты.

Ул - Валентин Пикуль, Николай Островский премияләре лауреаты, Россия Язучылар берлеге идарәсе әгъзасы, Россия әдәбияты академиясе әгъза-корреспонденты, 2006 елдан - Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлеге җитәкчесе. Ул үз гомерендә балалар һәм зурлар өчен 50гә якын китап ("Смотрите, люди, на закат. Верлибры", "Новенькая", "Дурной день", "Ясень на краю обрыва", "Жизнь коротка", "Аромат любви", 2015 ел - Әдәбият елы СҮЗ ҺӘРВАКЫТ КИРӘК "Энциклопедия любви", "Пираты на Каме", "Сибарит духа", "Тайны мироздания" һ.б.) бастырып чыгаруга ирешкән.
Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче автор студент чагында стройотрядта йөргәндә умыртка сөяген имгәтә, 23 яшендә җитди төстә язучылык эше белән шөгыльләнә башлый.
Язучы һәм шагыйрь белән очрашу бик җылы, дустанә атмосферада, бер тында үтте. Алып баручы аның турында кыскача мәгълүматлар биргәннән соң, Николай Михайлович үзе сүз алды: ничек итеп беренче шигырен язганы, нинди рухта иҗат итүе, дөньяга философларча карашы турында бәян итте, аннары иҗат иткән җырларын башкарды.
Очрашуда мәктәп укучылары да катнашты. Билгеле инде, аларның заманыбыз "Островскиена" сораулары күп булды, язучы барысына да үзенә генә
хас юмор һәм зирәклек белән җентекле җавапларын бирде. Соңыннан Н.М. Гоголев җирле телевидение хәбәрчесе белән сөйләште. Китап сатып алучы-ларга автографларын бүләк итте һәм очрашуга килгән халык белән истәлеккә фотога төште.
Әлфия МОСТАФИНА.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: