Бөгелмә авазы

Сынатмадылар

24 ноябрь көнне КФУда VI Бөтенроссия "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсына нәтиҗә ясалды. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, 9 - 11 нче сыйныф укучылары өчен оештырган әдәби әсәрләр бәйгесендә иҗат эшләре өчен Бөгелмәдән Алинә Асылгәрәева (3 нче урта мәктәп, укытучысы - Р. Йосыпова), Анастасия...

24 ноябрь көнне КФУда VI Бөтенроссия "Илһамлы каләм" әдәби әсәрләр конкурсына нәтиҗә ясалды.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, 9 - 11 нче сыйныф укучылары өчен оештырган әдәби әсәрләр бәйгесендә иҗат эшләре өчен Бөгелмәдән Алинә Асылгәрәева (3 нче урта мәктәп, укытучысы - Р. Йосыпова), Анастасия Клевачева (13 нче урта мәктәп, укытучысы - Л. Мортазина), Карабаш 2 нче урта мәктәбеннән Алсу Җәләева - поэзия, Динара Әбүзәрова, Алсу Җәләева, Элина Җәләева - проза, Эльвина Миңнегалиева (укытучысы - Ә. Сәгъдиева) публицистика жанры буенча конкурсның 2 нче
турына чакырылдылар.
Эльвина Миңнегалиева, "Публицистика" номинациясендә җиңү яулап, Диплом һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды, шулай ук икенче турга узган укучыларның барысына да сертификатлар тапшырылды.
Бәйрәм барышында Роберт Миңнуллин, Рәдиф Сәгъди, Марат Закир кебек күренекле шагыйрьләр һәм язучылар, Әлфәт Закирҗанов, Ләйлә Минһаҗева, Флера Сәйфуллина кебек әйдәп баручы КФУ мөгаллимнәре белән очрашу булды.
Бәйрәм Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында оештырылган иде. Студентларның "Әллүки" иҗат төр-кеме, талантлы, актив студент булуларын үз мисалларында күрсәтеп, мәктәп укучыларын яңа җиңүләргә рухландырып, озатып калды.
Әлфизә Сәгъдиева,
Карабаш 2 нче урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: