Бөгелмә авазы

Су, кояш һәм саф һава...

Һава Коеп яуган яңгырдан соң кешеләрнең сулыш алуы иркенәеп киткәндәй була. Күңелне "яшен исе", рәхәтлек биләп ала.

Чынлыкта, бу вакытта кеше озон исе "корбаны" була. Ул яшен вакытында электр бушануыннан барлыкка килә һәм сәламәтлеккә зур зыян китерә. Озон безнең пла­нетаны әйләндереп алган стратосферада туплана һәм җирдә яшәүчеләрне кояшның ультрафиолет нурларын­нан саклый. Югарыдагы озонны "яхшы" дип исәплиләр. Ә инде түбәндәге, ягъни күк күкрәгәннән соң җиргә якын барлыкка килгән озон бөтенләй башка. Бу озон катламы - агрессив элементлар, көчле оксидлаштыручы агулы матдәләр тупланмасы. Белгечләр фикеренчә, аның ке­ше организмына зарары гаять зур. Ул кешеләрнең юга­ры сулыш алу юлларында, бронхларда авыр чирләргә,үпкәләрнең шешенүенә китерергә мөмкин. Озонлы һаваны күп сулаган кешеләрнең күзләре яшьләнә, та-мак төбе кычыта, йөткерәсе килә, башы авырта һәм аллергик реакцияләр башлануы ихтимал.
Озонны суларга ярамый! Киресенчә, күк күкрәп яшенле яңгыр вакытында да, ул узгач та ишек-тәрәзәләрнетыгыз итеп ябарга кирәк. Бәхеткә, озон тиз һәм җиңелочып тарала. Бер сәгать өйдә утырганнан соң ачыкһавага чыгарга була.

 

Кояш

Кояшның файдасы күбрәкме, әллә зыянымы?
Файдасы шунда:
*кояш нуры тәэсирендә баш миендә серотонин дигән гормон эшләнә. Ул кан оешу процессларына, аллергия реакцияләренә тәэсир итә. Бу гормон яхшы кәеф өчен җаваплы;
*сөяк тукымасын ныгытучы D ви­тамины да кояш нурына рәхмәтле. Ул витамин организмнан авыр металлар­ны чыгара, иммунитетны көчәйтә;
*кояш кешедә кан басымын киметүче, инфаркт һәм инсульт куркы­нычы сагында торучы биологик процессларны активлаштыра һ.б.
Ә зыяны:
*кояшта тәннең кара төскә керүе организмның бу процесска каршылык күрсәтүен аңлата. Ачык кояш астын­да озак булу меланомага - тире яман шешенә китерергә мөмкин;
*кояш нуры күзләргә зарарлы. Аның озак тәэсир итүе тән тиресен киптерә, димәк, күзәнәкләрне картайта;
*халыкта башка эссе кабу чире дә бар. Тән температурасы күтәрелә, күңел болгана. Аның үлемгә китерү очраклары да аз түгел.
Тән караюдан саклаучы махсус крем­нар бар. Физик эш вакытында күбрәк су эчәргә киңәш ителә.Иртәнге сәгать унбердән көндезге дүрткә кадәр кояштан саклану хәерле. Җиңелчә һәм ак төстәге киемнәргә өстенлек бирергә кирәк.
Онытмагыз, канга таләп ителгән күләмдә D витамины алынсын өчен кулларны 10 минутка кояшка күрсәтеп тору да җитә. Югары температурадагы эссе­лек турында сүз бармый. Әлбәттә, кояш кеше организмына бик нык тәэсир итә, ләкин аның белән артык мавыкмаска кирәк. Кояш нурының файдасы кешегә елның салкын фасылында да җитә, ә җәйләрен болытлар арасыннан таралга­ны да организмга яхшы йогынты ясый.

 

 

Сулар

Борын-борыннан яңгыр суының чиста һәм йомшак булуы мәгълүм. Ул кешенең буйга үсүенә, чәчләренең сафлыгын сакларга, тән тиресен яхшы тотарга булышлык итә, дигәннәр.
Бүген заманалар үзгәрде. Экология дә элекке кебек түгел. Һавада төрле дәрәҗәдәге агулы тузан артуы һәм яңгыр суларында кислота күбәю ләйсән тамчыларын да зарарлы итә. Бу бигрәк тә сәнәгать предприятиеләре күп урнашкан төбәкләргә хас. Яңгыр яуганда бер мил­лилитр тамчы өч мең литр (өч куб метр) күләмендә һаваны юа. Димәк, аның ни дәрәҗәдә хәвефле булуына шул төбәктәге сәнәгать тә тәэсир итә. Аннары агу­лы химикатлар һәм пестицидлар белән эш итүче башка тармаклар да яңгыр тамчыларының пычрануына өлеш кертә. Галимнәр сәнәгать предприятиеләре урнашкан төбәктә яуган яңгырлар, нигездә, барысы да зарарлы дигән фикердә торалар. Составында кислота булган яңгыр тамчылары тәнгә эләккәндә, тире кызара һәм кубыклана башлый. Яңгыр суын зарарсызландырып та була. Моның өчен яңгыр ява башлагач, берникадәр вакыт хәвефле элементлар атмосферадан яңгыр белән бергә юылып, җиргә сеңгәнен көтәргә кирәк. Әлбәттә, аны эссе көннәрдә җыярга киңәш ителми, чөнки бу вакытта ат­мосферада сөрем була. Шул ук вакытта аны эчәргә яки азык пешергәндә кулланырга ярамаганлыгын да истән чыгармагыз.
Скважина яки коедан алынганы белән чагыштыр­ганда, чишмә суы, әлбәттә, чистарак. Җир өстенә чык­канчы ул комташ - табигый фильтр аша үтә. Мондый чистарудан соң да үзенең структур составын үзгәртми, шифалы үзенчәлекләрен саклап кала.
Чишмә суына шул мохиттәге җир астында булган төрле савыктыру элементлары сихәт өсти, дигән фи­кер дә бар. Чишмә суларының кайберләре баш авыр­туын баса, икенчеләре кан басымын һәм йөрәк ти­бешен көйли, өченчеләре исә бөер һәм бавырларны чистарта, нерв системасына, кан әйләнешенә һәм тән яралары тизрәк төзәлергә уңай йогынты ясый. Әмма бүген илнең аерым табигый климат шартларына кара­ган төбәкләрдәгесен исәпкә алмаганда, саф чишмә су­ын табу бик авыр. Шуңа да аны теләсә кайда эчәргә киңәш ителми.

Төсләр

Яшел һәм зәңгәр - җәй, су, диңгез, болытсыз күк йөзе һәм саф яшеллек төсләре. Мәгълүм булуынча, җәй көне - зәңгәр һәм яшел төсләр табигатькә хуҗа булган мизгелдә хроник авыру­лар артка чигенә. Шуңа күрә дә әлеге ике төсне тынычлану, җанга рәхәтлек һәм хәлсезләндерү белән бәйлиләр.
Галимнәр фикеренчә, яшел һәм зәңгәр төсләр арыган күзләрне савыктыра. Яшел борынгы заманнардан ук үлемсезлек төсе булып санала. Ул азык эшкәртүдә уңай йогынты ясый, эчәкләрдәге пробле­маларны җайга сала. Бигрәк тә хроник авыруларны терелтергә ярдәм итә. Яшел төс акыл һәм физик киеренкелекне йом­шарта, кан басымын көйли, баш авырту­ны баса, йөрәк-кан тамырлары авырула­ры белән җәфаланучыларны дәвалый.
Ә инде төрле дәрәҗәдәге яман шеш авыруына дучар булганнарга яшел төс- тәге кием сайларга ярамый. Бу төс шушы куркыныч чирне көчәйтә, ди галимнәр. Үт куыгында таш булган кешеләргә дә яшел төсләрдән сакланырга кирәк.
Зәңгәр төс калкансыман биз, үпкә авырулары, катаракта һәм глаукома ди­агнозы булган кешеләргә тизрәк савы­гырга ярдәм итә. Психикасы сәламәт булмаган кешеләргә зәңгәр төс озак тәэсир итеп торганда, алар бу афәттән бөтенләй котылырга да мөмкин. Тамак һәм сулыш алу юлларын дәвалаганда да бу төс үзенең алыштыргысыз булуын күрсәткән. Куе зәңгәр төснең кешенең акыл мөмкинлеген үстерергә һәм бер үк вакытта аппетитны киметергә ярдәм итүен дә күпләр белмидер әле.Күренгәнчә, дөнья-яшәеш төрле төсләрдән тора. Гаҗәп хәл, безнең сә- ламәтлегебез, эчке һәм тышкы халәте- без дә шушы әйләнә-тирә мохиткә, сих- ри матурлык буяуларына бәйле икән! Безгә алардан сакланырга да, аларны сайлый белергә дә кирәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: