Бөгелмә авазы

Соңгы очрашу

Һәр авылның бер үзенчәлеге була. Минем берничә чакрымга сузылган туп-туры урамлы авылларны күргәнем бар, урамсыз, төркем-төркем торган йортлардан булган авыллар да ярыйсы гына яшәп ята.

Ришат ГӘРӘЕВ,
хезмәт ветераны.

Минем туган авылым 25 чак-рым гына озынлыктагы бәләкәй елганың (Сәвәде) зур елгага (Чәрмәсән) кушылган җиренә урнашкан һәм авыл урамы шул елганың борылышларын кабатлый. Авыл Югары оч, Тугай төбәге, Мәчет урамы, Түбән оч, Тау Бәшир дигән өлешләрдән тора. Безнең Түбән очны хәзер Габдрахман Латыйпов урамы дип атаганнар. Ә Габдрахман абый - безнең гомерлек күршеләр Хәким абзый белән Шәмсия түтәйнең улы. Одер янындагы бәрелешләрдә каһарманнарча сугышып, һәлак булган. Аңа батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме биргәннәр. Кызганыч, аларның икенче уллары Гали абый да сугыштан кайтмады. Бу язмамда сезгә әтәйнең аның белән По-лесье сазлыкларында очрашуы турында бәян итәсем килә.

Элекке язмаларымда мин әтәйнең сугышка 43 яше тулганда китүе турында язган идем инде. Аның документларын тутырганда сорыйлар: "Кем работал?" Әтәй җавап бирә: "Заведующим начальной школой". Штаб писаре аптырап бераз утыра да: "Директор школы", - дип язып куя. Шуннан соң әтәйгә "Директор" кушаматы ябышып кала. Директор кешегә командирлар катлау-лырак, җаваплы заданиеләр бирә башлыйлар. Батарея парторгы урынбасары була, старшина берәр кая киткәндә, аның урынында кала һ.б.

Киноэкраннарда "Багратион" операциясен күп тапкырлар күрсәттеләр. Ул операциянең немецлар өчен көтелмәгән вакытта башлануын һәрвакыт ассызыклыйлар. Ә минем әтәй-сер-жант башкачарак уйлый иде.

Сазлыклар аша тоташ бүрә-нәләр салып, юл (гать) салуны немецлар бик яхшы күреп, еракка атучы артиллерия һәм самолетлардан бертуктаусыз бомбага тотып, снарядлар яудырып торганнар. Истребительләребез аларның бомбардировщикларын куган, бомбардировщикларыбыз исә дошманның артиллерия нокталарын "тынычландырган". Академик А.М.Самсонов "Вторая мирова война" дигән зур форматлы, 638 битле китабының 16 битен (425-440 нчы битләр) "Багратион" операциясенә багышлый. Ул анда Гитлерның Белоруссия-не бирергә теләмәвен һәм Витебск тирәсендә немецларның күп көч туплавын тасвирлый. Ә безнең әтәй нәкъ менә Витебск юнәлешендәге сугышларда катнашкан.

Билдән сазлыкта торып, бү-рәнәләр салу солдатларны бик йончыктырган. Күп вакытта планлаштырылган участокта эшне тәмамлагач, корырак, мүкле җиргә чыгып, солдатлар шунда ук егылып йоклап китә торган булганнар. Шундый мизгелләрнең берсендә түмгәккә башын терәп йокларга гына җыенганда комбатның вестовое килә дә: "Гәрәев, комбатка!" - дип, әтәйне торгыза. Ул әпән-төпән басып, комбат каршысына килеп баса. Командир каядыр барырга приказ бирә. "Товарищ капитан, я не то что идти, стоять на ногах не могу. Может кто-нибудь помоложе, посильнее меня найдется?" - ди әтәй. Аңа бу вакытта 45 яшь тулган була инде. "Задание такое, только ты можешь выполнить", - ди командир. Чара юк, әтәй китә. Төн караңгысында бүрәнәдән бүрәнәгә сикерә-сикерә атлый ул. Каршыга алгы сызыкка колонна-колонна солдатлар агыла. Бер колонна үтә, икенчесе… Өченчесе күренгәч, әтәй кычкыра: "Кто из Башкирии есть?"
- Есть, - дигән җавап ишетелә.
- Из какого района?
- Из Чекмагушского.
Әтәй татарчага күчә:
- Кайсы авылдан? (Чөнки безнең районда гел татар авыллары гына).
- Бәширнеке.

Һәм стройдан әтәйнең укучысы, күрше малае Гали Латыйпов килеп чыга. Командир ял итәргә боерык бирә. Үзе тартмагач, әтәйнең кесәсе тулы махорка була. Бар булган тәмәкесен солдатларга таратып бетерә. Гали абый белән бераз сөйләшеп утырганнан соң командирлары килеп, фронттагы хәлләр турында сораштыра башлый. 10-15 минуттан колонна кузгалып китә.

Икенче көнне алгы сызыкта мәхшәр була. Безнекеләр немец ныгытмаларын җимерергә ташлана. Ә дошман бөтен техникасы белән нык каршы тора. Бәрелеш шундый канкойгыч була ки, эчәр су калмый, су урынына җирдә кан ага. Икенче көн ахыры-
на гына совет гаскәрләре, дошман ныгытмаларын җимереп, алга ташлана. "Багратион" операциясе Белоруссияне фашист илбасарларыннан тулысынча азат итү белән тәмамлана. Бу җиңү дистәләгән мең батырлар гомере белән түләнә. Шулар арасында Гали абый да булган инде, чөнки шуннан соң аннан хат-хәбәр килмәгән.

Әтәй исә Гали абый белән очрашуы турында безгә язды. Апа шуны күршеләргә алып кереп укыды. Кайчакларда әтәй ник язганына үкенмәдеме икән дигән уй килә миңа. Хәким абзый бер мәртәбә сораштырды да, башка сорашуның файдасызлыгын аңлады бугай. Шәмсияттәй (безнең күрше апайлар барысы да "ттәй" иде: Ямнихәттәй, Гөлнисаттәй), ана йөрәге түзә-мени, әтәйдән берничә тапкыр сораштырган. Очрашу төнлә булган бит, нибары 10-15 минут эчендә нәрсә турында гына сорашып бетерәсең инде.

Сугыш, аерым алганда, "Баг-ратион" операциясе турында кино караганда, китап укыганда әтәй, еш кына ачуы килеп: "Нинди внезапность, немец генераллары да акылсыз түгелләр бит! Алар безне бик каты әзерлек белән көттеләр һәм ул бәрелештә бик күп солдатларыбыз һәлак булды", - ди торган иде.

Реклама
Теги: сугыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: