Бөгелмә авазы

Сәламәтлек – зур байлык

Ни өчен балалар бакчаларында сәламәт яшәү рәвешенә корылган күңел ачу чаралары үткәрү мөһим? Чөнки нәни чакта мондый күңел ачулар бик якты һәм матур мизгелләр булып истә кала. Татьяна КОРОЛЕВА, өлкән тәрбияче. Автор фотосы. 17 нче "Кызыл калфак" балалар бакчасында /мөдире - М. Цибенкина, тәрбиячеләр коллективы - Т. Королева, В. Безлепкина,...

Ни өчен балалар бакчаларында сәламәт яшәү рәвешенә корылган күңел ачу чаралары үткәрү мөһим? Чөнки нәни чакта мондый күңел ачулар бик якты һәм матур мизгелләр булып истә кала.
Татьяна КОРОЛЕВА,
өлкән тәрбияче.
Автор фотосы.


17 нче "Кызыл калфак" балалар бакчасында /мөдире - М. Цибенкина, тәрбиячеләр коллективы - Т. Королева, В. Безлепкина, О. Наумова, музыка җитәкчесе - Т. Верховцева/ мондый сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы чаралар балаларның күңелләрен күтәрергә һәм тормышка карашларын формалаштырырга булыша.
Әлегедәй бәйрәмнәр шулай ук балаларның хәрәкәт активлыгын ныгытуга, хәрәкәтчәнлегенә һәм чыныгуына уңай нәтиҗә дә ясый. Нәниләрнең күңел ачулары аларны нәрсәгә дә булса өйрәтүгә генә кайтып калмый, ә үз-үзләренә ышаныч барлыкка китерә, баланың яшеренеп яткан талантын ачарга мөмкинлек бирә. Актив күмәк уеннар үз эченә бикләнгән һәм оялчан балаларга ачылырга һәм коллективка кереп китәргә ярдәм итә.
Балалар бакчаларында хәрә-кәтчән уен шөгыльләрен дөрес үткәрү өчен тәрбиячеләр махсус проектлар эшли, анда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен кулай уеннар һәм күнекмәләр күрсәтелә. Безнең балалар бакчасының физкультура-сәламәтләндерү эшләре системасында мондый бәйрәмнәр, ял сәгатьләре, сәламәтлек көннәре зур урын ала. Аларны оештырганда тәр-биячеләр һава шартларын, ел фасылы үзенчәлекләрен, табигать факторларын исәптә тота. хәрәкәт бәйрәмнәрендә балалар спорт уеннарында, эстафеталарда, аттракционнарда бик теләп катнаша һәм алардан зур канәгатьлек ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: