Бөгелмә авазы

Сәламәтлек – Аллаһ бүләге

6 апрель көнне шәһәребезнең "Факел" спорт комплексында мини-футбол буенча ярышлар узды. Игъланда республикабызның көньяк-көнчыгыш мәчет әһелләре үзара көч сынаша диелгән булса да, көтелгәннән киңрәк күләмдә үтте. Ник дигәндә, ярышларда мәркәзебез Казан һәм ерак Кукмара районыннан килгән командалар да көч сынашты. Шулай итеп, бәйге республика күләмендәге дәрәҗә алды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.
Ярышлар башланыр алдыннан спортчыларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрданшин теләкләрен, үгет-нәсыйхәтләрен бирделәр. "Физик яктан сәламәт мөэмин-мөселман, көчсез һәм зәгыйфь кардәшләребезгә караганда, күбрәк файда китерә ала", - дигән шигарь спортчыларыбыз өчен өлге булып торды һәм менә шундый күтәренке рухта ярышлар башланып та китте.
Күршеләребез Баулы, Ютазы, Лениногорск, Казан, Кукмара һәм безнең командалар беренче уенга чыктылар. Май чүлмәге тышыннан билгеле дигәндәй, турнирның стартында ук беренчелеккә дәгъва белдерүчеләр ачыкланды. Алар, әлбәттә, Бөгелмәнең "Бәдр" мәчете командасы һәм ерак Кукмарадан юкка гына килмәүләрен расларга тырышучы спортчылар иде. Барлык командалар да әйләнеш буенча уеннарда бер-берсе белән көч сынаштылар, ягъни бишәр матч үткәрделәр. Җиңүче командаларга очколар язылып барды һәм, инде әйткәнемчә, соңгы уен алдыннан ике: Кукмара һәм Бөгелмә командаларының очколары тигез иде. Аларның икесе дә 4 уенда җиңеп, 12шәр балл җыйдылар. Шулай итеп, җиңүче шушы ике команда арасындагы уенда ачыкланды һәм тамашачыны ахыргача киеренкелектә тотты. Үз өеңдә диварлар да ярдәм итә дигән гыйбарә бу көнне дөрескә чыкты, бөгелмәләр беренчелекне бирмәделәр. Киеренке көрәш безнең файдага 3 : 0 исәбе белән тәмамланды. Турнирның кубогы тантаналы рәвештә "Бәдр" мәчете спортчыларына тапшырылды. Икенче урында - кукмаралар, бронза медальләргә Ютазы районы вәкилләре лаек булды. Командаларны тәбрикләгәннән соң турнирның иң оста уенчыларын да бүләкләделәр. "Иң яхшы сакчы" исеменә Данияр Разаков /Ютазы/, "Иң яхшы капкачы" - Рәфыйкҗан Нуретдинов /Бөгелмә/, "Иң яхшы һөҗүмче" - Алмаз Хәмидуллин /Кукмара/, "Иң яхшы тренер" булып Валерий Хуҗаев /Бөгелмә/ танылды.
Турнирны оештыруда ярдәм күр-сәтүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Ярышлар мөселман өммәтендәгеләрнең сәламәт тормыш алып бару ягында икәнлекләрен ачык дәлилләүче чара булды.
Рәсемдә: /уңнан сулга/ Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР көньяк-көнчыгыш төбәге казые Марат хәз-рәт Мәрданшин, турнирның иганәчесе Мәгъсум хаҗи Заһиров, Бөгелмәнең җиңүче "Бәдр" мәчете командасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: