Бөгелмә авазы

Скифныкы замана

Монголия далаларыннан, Бөек Кытай диварыннан башлап, Европаның үзәгендә яткан Дунай елгасына хәтле җәйраган иксез-чиксез далалар - безнең тарихи ватаныбыз. Мондагы һәр түмгәк, һәр чишмә якын вә газиз безгә, чөнки шунда ата-баба каны тамган, шунда холык-фигылебез яралган. Безнең эрага хәтле VII гасырда ук көчле дәүләт төзеп, далада баш булып яшәгән халыкны...

Монголия далаларыннан, Бөек Кытай диварыннан башлап, Европаның үзәгендә яткан Дунай елгасына хәтле җәйраган иксез-чиксез далалар - безнең тарихи ватаныбыз. Мондагы һәр түмгәк, һәр чишмә якын вә газиз безгә, чөнки шунда ата-баба каны тамган, шунда холык-фигылебез яралган.
Безнең эрага хәтле VII гасырда ук көчле дәүләт төзеп, далада баш булып яшәгән халыкны грек тарихчылары "скиф"лар дип атаганнар. Ни өчен скиф? Чынлыкта ничек яңгыраган соң бу кабиләләрнең исеме? Бәлки грек-лар үзләренең алфавитында булмаган "җ" хәрефен "ф"га алмаштырганнардыр - "скиҗ"? Ә бәлки бу сүз "скит" рәвешендә яңгырагандыр? Сер әлегә ачылмаган.

Грек тарихчысы Геродот болай дип язып калдырган: "Скифларның төп үзенчәлеге шул - яу белән килгән дошман аларны җиңә дә, алардан качып котыла да алмый. Төзегән калалары һәм ныгытмалары булмаган, торакларын үзләре белән күчереп йөрткән, киез тирмәләре арба өстенә корылган бу атлы халык ничек итеп җиңелмәс һәм дә бирешмәс булмасын ди!" Скифлар тормышында ат иң кадерле зат булып саналган. Ат скифны очар кош тизлегендә җиһанның һәр тарафына илтеп җиткергән, яу килсә, дошман өстенә ташланырга, яраланса, качып котылырга ярдәм иткән. Татар халкындагы "Ир канаты ат булыр" мәкале шул заманда туган булса кирәк.

Мәетләрне алар бурага салып җирләгәннәр. Атаклы археолог С.И.Руденко сүзләренә караганда, скифларның Геродот язып калдырган мәет күмү йоласы Алтай курганнарыныкына тулысынча туры килә: кабернең формасы, янәшә салынган ат дирбияләре, патша белән күмелгән сугышчылар, хатын-кызлар - барысы да бер үк йола.

Кызганыч, аларның тел үрнәкләре сакланмаган. Әмма мифологиягә таянып, без аларның төп аллаларын атый алабыз. Алар саф төркичә яңгырый: Апи, Папай (Әби, Бабай - грекларның үзләренчә бозып язуларын онытмаска кирәк). Алар өстендә иң зур алла - Табити. "Төп әти" дип укый аны тарихчы, Татар энциклопедиясе институтының редколлегия җитәкчесе Солтан Шәмси.

Шушы Геродотны сокландырган дала халкы үзенең зирәклеге һәм тапкырлыгы белән тәкәббер һәм мактанчык фарсы падишасы Дарийга онытылмаслык сабак бирә. "Падишаһлар падишасы" Дарийны даладан качарга мәҗбүр иткән батыр халык буларак, Европа тарихына кереп кала. Ничек була бу хәл - хикәябезнең иң кызык өлешен сәхифәбезнең киләсе чыгарылышына калдырабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: