Бөгелмә авазы

Шәһәр ипие

Сугыштан соңгы авыр еллар. Кая анда тәм-том, халыкның ипигә дә туйганы юк әлегә. Бервакытны әти белән Минзәләгә зур әтиләргә кунакка бардык. Килү белән, билгеле инде, чәй өстәле артына утырттылар. Утыру белән өстәл уртасындагы кирпечкә охшаган ипигә күзем төште. Аны берниә телем генә итеп кисеп куйдылар. Өстәлдә аннан башка берәр төрле...

Сугыштан соңгы авыр еллар. Кая анда тәм-том, халыкның ипигә дә туйганы юк әлегә. Бервакытны әти белән Минзәләгә зур әтиләргә кунакка бардык. Килү белән, билгеле инде, чәй өстәле артына утырттылар. Утыру белән өстәл уртасындагы кирпечкә охшаган ипигә күзем төште. Аны берниә телем генә итеп кисеп куйдылар. Өстәлдә аннан башка берәр төрле тәм-том булгандырмы, анысын хәтерләмим.

Юлда ачыккан да булганмындыр, ике телем ипи белән бер чынаяк чәйне "йомдырып" кына куйдым. Ул ипинең тәмлелеген белсәгез сез! И-их, тагын берәр кисәк алыр идем, беренчедән, мин кунак кеше бит, оялам, аннары, өстәлдә ипи дә бетте бит.

Реклама

Өйгә кайткач, болар турында әнигә тәфсилләп сөйләдем. Әнием мине сөя-сөя: "Кызым, ул бит шәһәр ипие, шуңа күрә бик тәмле тоелгандыр. Камырына кушарга бәрәңгеләре дә булмагандыр, - дип әйтеп куйды. - Алай бик шәһәр ипие ошагач, дөньялар иминләнеп, үзеңә шундый ипекәй генә ашарга язсын, балакаем".

Әниемнең сүзе, чыннан да, хак булды. Шулай да күпме гомер узса да, беренче мәртәбә ашаган шәһәр ипиенең тәме бүген дә тел очымда тора кебек.

Мөбәширә ШӘРӘФЕТДИНОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: