Карлы зилзилә

Җилбикә дуамаллана Карлы зилзилә булып. Тәмам чыгырыннан чыккан, Буранны йөри куып. Үзен хуҗа итеп тоя Күзләргә килеп кереп. Бездәй очлы кар бөртеген Биткә сыдыра килеп. Кием эчләренә керә, Бар җылыны суыра. Җелекләргә чаклы төшеп, Салкын тәнне куыра. Буран улый, җил сызгыра, Күкнең төбе тишелгән. Әйтерсең лә, кар түшәге Җиргә төшеп...
Җилбикә дуамаллана
Карлы зилзилә булып.
Тәмам чыгырыннан чыккан,
Буранны йөри куып.
Үзен хуҗа итеп тоя
Күзләргә килеп кереп.
Бездәй очлы кар бөртеген
Биткә сыдыра килеп.
Кием эчләренә керә,
Бар җылыны суыра.
Җелекләргә чаклы төшеп,
Салкын тәнне куыра.
Буран улый, җил сызгыра,
Күкнең төбе тишелгән.
Әйтерсең лә, кар түшәге
Җиргә төшеп ишелгән.
Көрт сала барыр сукмакка,
Кар тавы өя юлга.
Карлы шәлен болгый-болгый,
Зилзилә йөгереп уза.
Җил басыла, көн ачыла.
Ләкин салкын сүрелми.
Кояш чыгып, алтын нурлар
Кар бөртекләренә куна,
Энҗе кебек җемелди.
Кышкы урман
Урман-кырлар билдән карга чумган,
Ап-ак ефәк шәлләр ябынып.
Йомшак җилләр назлап сыйпап уза
Урман тынлыгына кагылып.
Кышкы рәссам агачларны бизи.
Һәр ботакны буйый тукталып.
Ак көмештән алка тагып куйган,
Ничек карамыйсың сокланып!
Зифа каеннарга ак бәс кунган,
Сыннарына сыкы сарылган.
Ак кышта ак назга иркәләнеп,
Ак төш күрә бугай бу урман.
Рәмзия Галимова.
Бөгелмә шәһәре.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 гыйнвар 2021 - 17:23Ни өчен хисап бирүне соңгы көнгә калдырырга ярамый Дини сорауларга Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов җавап бирә.2500
-
17 гыйнвар 2021 - 15:34Каз мае: кеше өчен файдасы һәм зыяны Элек-электән кешеләр дәвалану өчен кул астындагы чараларны кулланырга күнеккән. Шулар арасында хайваннар продуктлары аерым урын алып тора. Бу юлы сүзебез каз мае турында булыр...2800
-
17 гыйнвар 2021 - 11:31Синоптиклар Россиянең күпчелек өлешендә аномаль салкыннар көтелүе хакында кисәтте Идел буенда һава температурасы нормадан 6-12 градуска түбәнрәк булачак.7400
-
17 гыйнвар 2021 - 10:222021 елда Татарстанда 2,6 млн кв. метрдан артык торак төзү планлаштырыла Республикада торак төзелешенә аерым игътибар бирелә.4500
-
17 гыйнвар 2021 - 09:41Бөгелмәлеләр өчен йолдызнамә (18-24 гыйнвар) 18–24 гыйнварда ай үсүгә таба бара. Бизнеста һәм эш урынында теләсә нинди планнарны тормышка ашыру өчен менә дигән вакыт. Бу бигрәк тә югары вазифа биләүчеләр өчен актуаль. Тәвәккәллек күрсәтеп, экспериментлар ясаудан курыкмагыз. Оттырмассыз!4900
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
11 гыйнвар 2021 - 09:46Бөгелмәдә Лекторий территориясендә «Исәнме, Яңа ел!» күңел ачу чарасы узды
-
17 гыйнвар 2021 - 13:27Рамил Габитов: “Минем өчен хыял – ул максат!”Рамил Габитов – тумышы белән Лениногорск районыннан. Урта белемне Тимәш авылы мәктәбендә ала һәм Казан милли тикшеренү техник университетында менеджерлыкка укый. Әлеге вакытта Бөгелмәдә Яшьләр сараенда, шулай ук Лениногорск шәһәренең Мәдәният сараенда эшли. Өйләнергә җыена.5200
-
15 гыйнвар 2021 - 11:18Бөгелмәлеләр коронавируска каршы вакцинация уза Беренче булып «Спутник-V» прививкасын медицина хезмәткәрләре алды.31900
-
16 гыйнвар 2021 - 15:14БСТК студентлары 12 компетенциядә WorldSkills Russia призерлары булдылар Бөгелмә төзелеш-техник көллиятендә 2020 елда «Яшь профессионаллар» төбәк һәм милли чемпионатында катнашуга йомгак ясадылар.19800
-
15 гыйнвар 2021 - 18:36Татарстанда ваемсызлыкта гаепләп, муниципалитет хезмәткәрләрен җәзага тартачаклар 22 яшьлек хатынны ике айга СИЗОга урнаштырганнар, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.19600
-
15 гыйнвар 2021 - 16:39Гыйнвар аенда Бөгелмә театры тамашачыларга нәрсә тәкъдим итәчәк? 15 гыйнварда театр сәхнәсендә тамашачылар «Хуш, конферансье» спектаклен күрәчәк.15000
-
15 гыйнвар 2021 - 09:36Бөгелмәдә банк картасыннан акча урлау очраклары ачылды Оператив-эзләү чаралары барышында зыян күрүченең күптән түгел Уфа шәһрендә кәрәзле телефонын югалтуы ачыклана. Аны Самара өлкәсендә яшәүче 20 яшьлек ир-егет табып ала.13300
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика