Бөгелмә авазы

Шейха Моза: гарәп иленең иң абруйлы хатын-кызы

Шейха Моза - хиҗаб белән пәрәнҗә кимәүче хатын. Гарәп иле өчен аның стиле әдәпсезлек булып санала. Катарның элеккеге әмире икенче хатынына пәрәнҗәне салырга һәм дәүләт эшләре белән шөгыльләнергә рөхсәт бирә. Шейха Моза бин Насер аль-Миснед - Хамада бен Калифа-аль-Тани өч хатынының берсе, 7 бала анасы (!), илнең күренекле сәясәтчесе, иҗтимагый...

Шейха Моза - хиҗаб белән пәрәнҗә кимәүче хатын.
Гарәп иле өчен аның стиле әдәпсезлек булып санала. Катарның элеккеге әмире икенче хатынына пәрәнҗәне салырга һәм дәүләт эшләре белән шөгыльләнергә рөхсәт бирә. Шейха Моза бин Насер аль-Миснед - Хамада бен Калифа-аль-Тани өч хатынының берсе, 7 бала анасы (!), илнең күренекле сәясәтчесе, иҗтимагый эшлеклесе. Аның тормыш юлы турында фильм төшерсәң, "Великолепный век" сериалыннан ким булмас иде. Бәхетле билет эшмәкәр кызы Мозага 18 яшендә килеп эләгә, ул Катар принцы белән таныша. Тиз генә кияүгә чыгарга да ашыкмый, башта Катар университетының психология факультетына укырга керә. Никахтагы беренче елларын ул, "Фарсы култыгының соры кардиналы идем", балалар турында кайгыртып яшәдем, дип искә ала. Аның тормыш хәле 1995 елда 180 градуска борыла. Моза ире хөкүмәт башлыгы булгач, аның уң кулына әйләнә. Ул гуманитар һәм мәрхәмәтлелек программаларын җитәкли, Катарның мәгариф фонды башлыгы, гаилә мәсьәләләре буенча совет президенты, ЮНЕСКОның махсус илчесе вазифаларын үти. Мозага - 54 яшь. Шуңа карамастан, ул бик яшь күренә. Бүгенге көндә Моза - Катарда гына түгел, ә "Форбс" журналының дөньядагы иң куәтле 100 хатын-кыз исемлегенә кергән кеше. Шейхның йөрәген һәм зиһенен яулап алырга ачкыч тапкан Моза күпләр өчен һаман да табышмак булып кала бирә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: