Бөгелмә авазы

Шагыйрь туган якларда

12 февральдə Бөгелмəнең бер төркем укытучылары күренекле татар шагыйре Фатих Кəримнең туган ягы - Башкортстанның Бишбүлəк районы Ает авылында инде традициягə əйлəнгəн "Фатих Кəрим укулары"нда катнашты. Зал шыгрым тулы, энə төшəрлек тə урын юк иде. Бəйрəмне мəктəп укучылары, əдип шигырьлəрен сəхнəлəштереп, күмəклəп сөйлəү белəн башлап җибəрде. 25 коллектив үзенең осталыгын...

12 февральдə Бөгелмəнең бер төркем укытучылары күренекле татар шагыйре Фатих Кəримнең туган ягы - Башкортстанның Бишбүлəк районы Ает авылында инде традициягə əйлəнгəн "Фатих Кəрим укулары"нда катнашты.

Зал шыгрым тулы, энə төшəрлек тə урын юк иде. Бəйрəмне мəктəп укучылары, əдип шигырьлəрен сəхнəлəштереп, күмəклəп сөйлəү белəн башлап җибəрде. 25 коллектив үзенең осталыгын күрсəтте ул көнне. Аларны Фатих Кəримгə багышлап язган үз шигырьлəрен сөйлəүчелəр алмаштырды. 2 нче сыйныфтан алып, 11 нче сыйныф укучыларына кадəр катнаштылар. Араларында бик өметле итеп, соклангыч чыгыш ясаучылары да шактый булды. Иң соңгы булып, сəхнəгə мөгаллимнəр күтəрелде: алар шагыйрь əсəрлəрен сəнгатьле итеп башкаруда көч сынаштылар. Əлеге ярышта Бөгелмə һөнəри-педагогия көллияте укытучысы Фирая Галимулла кызы Каюмова, Фатих Кəримнең "Пионерка Гөлчəчəккə хат" шигырен сөйлəп, беренчелекне яулады. Жюри əгъзасы - Россия Язучылар союзы əгъзасы, Башкортстанның күренекле язучысы һəм журналисты Фəнис Янышев: "Фатих Кəрим шигырен бу дəрəҗəдə югары кимəлдə сөйлəүчене əле күргəнем-ишеткəнем юк иде", - дип, аңа махсус приз - үзенең китабын тапшырды. Бу конкурста өченче урта мəктəптəн Лилия Наил кызы Сафинаның уңышлы чыгыш ясавы да мактауга лаек. Мəктəп газеталары конкурсында да беренчелекне шəһəребезнең 5 нче мəктəп коллективы яулады. 8 нче мəктəп укучылары презентациялəр номинациясендə призлы урынга лаек булды, ə Подгорный мəктəбе укучысы Булат Галимҗанов эзлəнү эшлəре номинациясендəге чыгышы өчен Мактау грамотасы белəн бүлəклəнде. Активлык буенча да Бөгелмə укучылары һəм укытучыларына тиңнəр булмады. Афəрин, якташларым!
Фəүзия МƏХМҮТОВА,
мəгариф идарəсе
хезмəткəре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: