Бөгелмә авазы

Сөенечле уңышлар

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап республика күләмендә уздырылган "Аһәңле Татарстан" бәйгесе безнең Иркен мәдәният йортында эшләп килүче "Наза" фольклор ансамбленә зур сөенеч алып килде.

Сәрия ИБРАҺИМОВА,
Иркен мәдәният йорты мөдире.
21 ноябрь көнне Азнакай шәһәре район мәдәният йортында "Аһәңле Татарстан" дип исемләнгән республика фестивале смотр-конкурсының II этабы үтте. Конкурста курай, кубыз, сорнай, ташкурай кебек халык уен коралларында чыгышлар, татар халык җырлары яңгырады. Бәйгедә Иркен авылы мәдәният йортының курай һәм кубызчылар ансамбле чыгыш ясап, жюри тарафыннан югары бәяләнде. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге исеменнән Диплом тапшырылды һәм ансамбль "Аһәңле Татарстан" халык музыка уен коралларында уйнаучыларның республика фестиваленең йомгаклау этабына чакыру алды.
5 декабрьдә Балтач район мәдәният үзәгендә үткән III йомгаклау этабында безнең "Наза" халык фольклор ансамб-ле татар халык көйләренә тезмә башкарды. Күпсанлы конкурсантлар арасында лаеклы чыгыш ясап, лауреат исемен яулады, I дәрәҗә Диплом һәм сертификат белән бүләкләнде.
Кичке гала-концертта ансамблебезне уңышлы чыгышы белән тәбрикләп, Ринат Гыйләҗев җитәкчелегендәге "Сорнай" фольклор-этнографик ансамбле "Наза" өчен махсус чыгышын бүләк итте. Бу безнең өчен нур өстенә нур булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: