Бөгелмә авазы

Салаваттан – календарь, газетадан – колбаса

Хәтерләсәгез, газетабызның узган саннарында без Фирдүс Тямаев бүләк итеп калдырган стена календарьларын уйнаткан идек. Бу юлы календарь - Салаватның үзеннән!!! Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы, профессор Салават Зәкиевичнең кичә узган концертында, әлбәттә, "Бөгелмә авазы" редакциясе...

Хәтерләсәгез, газетабызның узган саннарында без Фирдүс Тямаев бүләк итеп калдырган стена календарьларын уйнаткан идек. Бу юлы календарь - Салаватның үзеннән!!!


Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы, профессор Салават Зәкиевичнең кичә узган концертында, әлбәттә, "Бөгелмә авазы" редакциясе вәкиле дә катнашты. Моның башкача булуы мөмкин дә түгел иде. Ник дигәндә, Салават та үзенең беренче 25 еллык иҗатын тәмамлап куйган, безнең газета да 25 еллык юбилеен бәйрәм итәргә җыена. Салават быел икенче 25 еллыкның беренче сезонын үткәреп йөри, без дә аннан үрнәк алып, тиздән икенче 25 еллыкның беренче подпискасын ачып җибәрергә уйлыйбыз. Юбилей ул, Салават үзе концертта әйткәнчә, бүләкләр дигән сүз. Газетадан килгән журналистлар икәнебезне белгәч, укучыларыбыз өчен календарьлар сорагач, Салават Зәкиевич: "Кызлар, теләсә нишләгез, миңа гына кагылмагыз", - дип, бары тик үзенә генә хас шаярту белән көлеп алды һәм безне календарьлар өелгән өстәл янына җибәрде, рәхәтләнеп сайлап алыгыз, янәсе.
Шулай итеп, яңа конкурсыбызны башлап җибәрәбез. Җиңү өчен газетабызның рәсми сайтына www.bugulma-tat.ru кереп, "Җомга кичендә" рубрикасын ачып, андагы язмаларга үз комментарийларыгызны калдырырга кирәк. Кәрәзле телефон номерын да язып куегыз, без аларны үзебез өчен саклыйбыз, ә сайтта күренмәячәк. Һәр катнашучыга үз номеры биреләчәк, ә 24 апрельнең җомга кичендә нәтиҗә ясалачак. Беренче 10 катнашучыга гарантияләнгән бүләк - Салаваттан календарь. Ә 1 бәхетлесенә - газетадан бер таяк хәләл колбаса. Аны без "Очраклы саннар генераторы" компьютер программасы ярдәмендә ачыкларбыз. Конкурс барышы, катнашучылар исемлеге, әлеге язма һәм укучыларыбыз алдында хисап тоту да сайтның "Җомга кичендә" рубрикасына урнаштырылып барачак. Сораулар, кыенлыклар туса, бер дә тартынмыйча, 4-78-39 телефонына шылтыратып, Гөлчәчәкне сорагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: