Бөгелмә авазы

Теләкләр чынга ашканда

Хыяллар. Теләкләр. Зурлар кебек, балалар да үзләренең теләк-хыялларының тормышка ашуын телиләр. Балачактагы без тыңлап үскән әкиятләрдәге алтын балык, тылсымлы чуртан һәм башкалар тәэсирендә аларның тормышка ашуын көтеп яшибез. Әмма тормышчынбарлыкта алай була алмый шул. Шуңа күрә үсеп җиткәч, ул әкиятләрнең тормышка ашуы инде һәрберебезнең үзеннән тора. Безнең тирәлектәге күп кенә...

Хыяллар. Теләкләр. Зурлар кебек, балалар да үзләренең теләк-хыялларының тормышка ашуын телиләр. Балачактагы без тыңлап үскән әкиятләрдәге алтын балык, тылсымлы чуртан һәм башкалар тәэсирендә аларның тормышка ашуын көтеп яшибез. Әмма тормышчынбарлыкта алай була алмый шул. Шуңа күрә үсеп җиткәч, ул әкиятләрнең тормышка ашуы инде һәрберебезнең үзеннән тора. Безнең тирәлектәге күп кенә балалар бу уңайдан бәхетле, чөнки аларның хыял-теләкләрен тормышка ашыручы әти-әниләре, әби-бабайлары бар. Лә­кин тормышта авыр шарт­ларда калган, андый те­ләкләр турында хыяллана да алмаучы күпләгән балалар да бар бит әле...

Безнең "Ялкын" социаль приютында менә берничә ай инде тылсымлы вакыйгалар булып тора. Ул биредә тәрбияләнүче балаларның хыяллары чынга ашудан гыйбарәт. Ничек алай була ул дисезме?!

Төп тылсымчылар ролен шәһәребездә эшләп килүче Бөгелмә муниципаль телевидениесе хезмәткәрләре Алсу Мө­катдәс, Елизавета Крылова, Максим Брюхачев башкаралар. Алар башта балаларның киләчәктә кем булырга, нинди һөнәр сайларга теләүләре бе­лән кызыксыналар. Мә­сәлән, Оксана - табиб, Володя - төзүче, Саша - янгын сүндерүче, Ангелина - сатучы, Илнур хокук саклау хезмәткәре булырга телиләр икән. Менә шуннан соң тылсымлы эшләр башлана да инде. Балаларның бу теләкләрен гамәлгә ашыру максатыннан һәм әлеге һөнәрләр белән тагын да ныграк таныштыру өчен Сашаны - янгын сүндерү бүлегенә, Оксананы - поликлиникага, Володяны - төзелешкә, Ангелинаны исә кибеткә алып бардылар. Әлеге әкиятнең "Хыялыңа ышан" дигән матур исеме дә бар. Ә балалар теләкләренә ме­нә шул рәвешле ирешә икән. Әле яңа, дүрт ай гына гамәлдә булуына карамастан, проект күп кенә балаларны һәм олыларны да җәлеп итте. Иң әһәмиятлесе: проект авторлары "Ялкын"да тәрбияләнүче малай һәм кызларның якын дусларына, киңәшчеләренә әйләнделәр.

Балаларның хыялла­рын тормышка ашыручы мондый өлкәннәребезгә бары тик уңышлар гына телибез һәм зур рәх­мәтләребезне җит­керә­без.

Ольга ПЛЕХАНОВА,
"Ялкын" приюты директоры.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: