Бөгелмә авазы

Мөслимәләр аш-суга осталыкларын күрсәтте

Бөгелмә мөхтәсибәте шәһәребезнең үзәк мәчетендә шәһәр-район мөселманнары арасында аш-су әзерләү осталыгы буенча "Татлы ризык" дип атала торган гаилә бәйгесе оештырды. Мөслимәләр конкурс кысаларында үзләре пешергән пәрәмәчләр, тортлар, бөккәннәр, печеньелар һәм башка бик күп төрле тәмле ризыклар тәкъдим иттеләр.

Әлеге бәйгенең төп максаты Рамазан аен пропагандалау, яшь буынны татарның милли ашлары белән таныштыру һәм гаиләне ныгыту, шулай ук катнашучылар арасында дустанә мөнәсәбәтләр урнаштыру иде.

Бәйгедә сигез яшьтән алып, сиксән яшькәчә булган утызга якын мөслимә катнашты. Аларның һәр­берсе үзе өендә пешергән тәмле-татлы ризыкны үзәк мәчеткә алып килеп, комиссия әгъзалары хөкеменә тапшырды.

Комиссия карары бе­лән барлык катнашучылар да җиңүче дип табылды, чөнки һәрбер ризык үзенә күрә үзенчәлекле һәм тәмле, кыскасы, берсен мактап, берсен хурлый торган түгел иде. Һәрбер катнашучыга да, тырышлыкларын һәм активлыкларын искә алып, Диплом һәм савыт-саба җыелмасы бүләк ителде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: