Бөгелмә авазы

Рәхмәткә рәхмәт!

11 гыйнвар көнне "Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләр елның иң шәфкатьле көннәреннән берсе - Бөтендөнья Рәхмәт көнен данладылар.

Ольга ПЛЕХАНОВА,
"Ялкын" приюты директоры.

"Рәхмәт" сүзенең тылсымлы сүз икәнлегенә тагын бер кат инандылар алар. Рәхмәт сүзен ишетү кешегә сабый чагында яратып башыннан сыйпаган кадәр наз бирә икән. Бу көнне ялкыннар күпме кешегә "рәхмәт" сүзе белән SMS-хәбәрләр, электрон хатлар җи­бәрделәр, матур теләкләр юл­­­ладылар, ә ди­мәк, күпме кеше бу көнне уңай кичерешләргә ти­енде! Балалар нык тырыш­ты: алар "РӘХ­МӘТ" дигән гали­җәнапка багышлап шигырь­ләр иҗат иттеләр, күпме матур фи­керләр тупладылар, хәтта әкият тә яздылар. Ә аннары бу көнне балалар "иң итагатьле һәм шәфкатьле кеше"не сайладылар. Ул приютка әле күптән түгел генә килгән, әмма үзенең олы йөрәкле булуы белән күпләрне әсир иткән кыз бала булды.

"Рәхмәт" сүзен һәр кеше көн саен мең тапкыр кабатласын иде, дөнья күпкә яктырак, яшәү рәхәтрәк, җаннарга җылырак булыр иде!

Реклама
Теги: ялкын
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: