Бөгелмә авазы

Профессор Әгъдәс Борһанов

Безнең Бөгелмә, провинциаль шәһәр саналса да, гыйлем, мәгариф учагы буларак, элек-электән киң мәгълүм. Әлбәттә, якташларыбыз арасында фән юлы белән китүчеләр дә аз түгел. Алар илгә, хәтта дөньяга сибелгәннәр. Бүгенге көн­дә Мәскәүдә яшәүче зур галим, тарихчы, тарих фән­нәре докторы, Россия гуманитар фәннәр университеты профессоры Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов - шуларның берсе...

Безнең Бөгелмә, провинциаль шәһәр саналса да, гыйлем, мәгариф учагы буларак, элек-электән киң мәгълүм. Әлбәттә, якташларыбыз арасында фән юлы белән китүчеләр дә аз түгел. Алар илгә, хәтта дөньяга сибелгәннәр. Бүгенге көн­дә Мәскәүдә яшәүче зур галим, тарихчы, тарих фән­нәре докторы, Россия гуманитар фәннәр университеты профессоры Әгъдәс Хөсәен улы Борһанов - шуларның берсе (рәсемдә сулда). Ул - безнең якташыбыз. Аларның гаиләсе узган гасырның 20 нче елларында, башка бик күпләр кебек, Сарабиккол авылыннан (хәзерге Лениногорск районы, авыл ул заманнарда Бөгелмә өязе составында була) Татар Димскәе авылы янәшәсендәге Камышлы авылына килеп җирләшә. Әгъдәс шунда үсә. Вакыты җиткәч, шәһәргә килеп, 2 нче урта мәктәптә укый. Анда тулы булмаган урта мәктәп белеме алуга ук, Мәләкәс авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Аны тәмамлагач, Бөгелмәгә кай­тып, "Заготскот"та (бар иде элек шундый оешма) эшли. 1938 елны, их­тыяри-ихтыярсыз, Урта Азиягә, Ташкент яклары­на чыгып китә. Мәгәр ул югалып калмый, тырыша, иҗтиһат итә, укый һәм гыйлем үрләрен буйсындыра бара, абруй казана. 1953-1958 елларда - Таҗик, 1961-1973 елларда Казан дәүләт университетларында укыта. Шуннан соң - Мәскәүдә фәнни-педагогик эштә.

Хезмәтләре Россиядә 20 нче йөз башы буржуаз юнәлешле сәяси партияләр хәрәкәтенә, 1917 елгы Ок­тябрь революциясе тарихына, философиягә, хә­­­­­зер­­­ге заман милли мө­нә­­сәбәт-ләргә һәм мил­ли-мәдәни автономия мәсь­әләсенә карый.
Могтәбәр галим туган якларында да булгалап тора. Моннан биш еллар элек тә кайтып, Татар Димскәендә булып, балалык, яшьлек гомере үткән Камышлы авылы урынын зиярәт кылып, бала чагындагы кебек Димскәй елгасында су коенып, балык тотып, хушланып киткән иде.

Туган-үскән җиренә бу сәфәрендә аны "Бөгелмә авазы" газетасы редакторы, авылдашы Фәрит Шәфигуллин кабул итеп, озатып йөргән иде.

Галим шушы көннәрдә генә күршебез Ютазы районы Бәйрәкә авылында үткән "Ютазы төбәгенең тарихы һәм мәдәнияте мәсьәләләре" дигән беренче фәнни-гамәли кон­ференциягә дә чакырылган иде. Ул анда "Татарстан Рес­публикасы көньяк-көн­чыгыш районнарының татар халкының киләчәк үсешендә тоткан урыны" дигән, әйтергә мөмкин, бик нәзакәтле һәм шул ук вакытта бик тә мөһим темага док­лад ясады. Без хөрмәтле профес­сор белән менә шул конференциядә очрашып, әңгәмәләшү бә­­­хетенә ирешкән идек. Әң­гәмә вакытында ул Камышлы авылын, оҗмах урыны кебек иде инде дип сагышланып, гомер буена йөрәк түрендә йөртүен дә сиздергән иде. Безгә аны зурлап кунакка алдырганда да хуш булыр иде. Галим-голәмага ихтирам, хөрмәт күрсәтү - ул кешене күркәм итә торган гамәлләрдән. Рәсми хакимият бу турыда, бәл­ки, уйланыр?! Әгъдәс Борһановның Мәскәүдәге телефоны - 430-20-01.

Дамир АСЫЛОВ.
Р.Җәләев фотосы.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: