Бөгелмә авазы

Петр Мамоновның тормыш кагыйдәләре

Петр Мамонов - музыкант, актер, шагыйрь. Ул халыкта "Звуки" музыкаль төркеме, спектакельләре һәм кинофильмнары белән танылган кеше. "Остров" фильмында (монах ролендә) төшкәннән соң ул дингә кереп китә. Петр Мамонов -- бик үзенчәлекле шәхес. Ул беркемне тыңламыйча, йөрәк кушуы белән яшәүче. Тормышта яратасың икән -- ярат, яратмасаң - барыбер кагыйдәсен куллана...

 

Петр Мамонов - музыкант, актер, шагыйрь. Ул халыкта "Звуки" музыкаль төркеме, спектакельләре һәм кинофильмнары белән танылган кеше. "Остров" фильмында (монах ролендә) төшкәннән соң ул дингә кереп китә. Петр Мамонов -- бик үзенчәлекле шәхес. Ул беркемне тыңламыйча, йөрәк кушуы белән яшәүче. Тормышта яратасың икән -- ярат, яратмасаң - барыбер кагыйдәсен куллана ул. Аның әйткән фәлсәфәле сүзләрен теркәп баручылар да бар. Шуларның кайберләрен сезгә тәкъдим итәбез.

* Кешеләрне рәнҗетмәгез һәм үзегез дә кешеләргә үпкәләмәгез.

* Үзегез инанып бетмәсәгез дә, "Мин сине яратам" дип әйтегез һәм моны ешрак кабатлагыз.

* Яраткан кешегезгә ешрак кагылыгыз.

*Сөйләшкәндә кешенең күзенә карагыз.

*Компромиска барыгыз.

*Һәрбер мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйча бәйрәм ясагыз.

*Кешенең зәвыгына игътибар бирмәгез, аны хөкем итмәгез, ачуланмагыз.

*Аллаһка ышанмасагыз да, аңа таба барыгыз, аны эзләгез.

*Җырлагыз, музыкаль коралларда уйнагыз.

*Концертларга йөрегез.

*Танышларыгызны һәрчак туган көне белән котлагыз.

*Елмаеп йокларга ятыгыз.

*Ешрак бүләкләр ясагыз.

*Әти-әниләрегезгә шылтыратып торыгыз.

*Көзгегә карап үзегезгә елмаегыз.

*Кәмит кеше булып калсагыз да, оялмагыз.

*Белемсезлек белән фәкыйрьлекне җитешсезлек дип кабул итмәгез.

*Көндәлек алып барыгыз.

*Һәрбер әйбернең якты ягын эзләгез.

*Фильм карап яки музыка тыңлап ләззәт аласыз икән, бу турыда башкалар белән дә бүлешегез.

*Җенси мөнәсәбәт яраткан кеше белән генә булырга тиеш.

*Балаларны яратыгыз.

*Дөньяга шаккатыгыз.

*Домино уйнамагыз.

*Үзегезгә ышаныгыз.

*Ял вакытында кәрәзле телефоныгызны сүндерегез.

*Һәрвакыт рәхмәт әйтегез.

*Сезне яратучыларның кадерен белегез.

*Яраткан кешегез өчен иң-иң булыгыз.

*Табибларга һәм әти-әниегезгә чынын сөйләгез.

*Оттырырга өйрәнегез һәм бу турыда жәлләмәгез.

*Башка кешеләр турында начар сөйләмәгез.

*Үлемннән курыкмагыз, тик туганнарыгызны югалтудан куркыгыз.

*Сезне кирәк дип тапмаган кешеләр өчен вакытыгызны әрәм итмәгез.

*Үзегез булып калыгыз.

*Син иң "төптә" икән, синең хәлең бик яхшы. Хәзер өскә үрмәлисең генә бар...

Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: