Бөгелмә авазы

Олуг китап һәм дуслык яшәсен!

Быел, Мәдәният елында, августның уналтынчы числосында Бөгелмәбездә яңа бер матур традициягә нигез салынды кебек - Ял һәм мәдәният паркында шаулап-гөрләп, киң колач белән әзерләнгән китап фестивале узды. "Аң-белемгә омтылучан Бөгелмә" - русча "Читающая Бугульма" дип аталса да, мин бу чараны татарчага әнә шулай тәрҗемә итәр идем. Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА. Фазыл Вәлиәхмәт...

Быел, Мәдәният елында, августның уналтынчы числосында Бөгелмәбездә яңа бер матур традициягә нигез салынды кебек - Ял һәм мәдәният паркында шаулап-гөрләп, киң колач белән әзерләнгән китап фестивале узды. "Аң-белемгә омтылучан Бөгелмә" - русча "Читающая Бугульма" дип аталса да, мин бу чараны татарчага әнә шулай тәрҗемә итәр идем.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Фазыл Вәлиәхмәт фотосы.
Чара, әйткәнемчә, киң колачлы итеп әзерләнгән: мәйданда алты китапханәгә, шул исәптән Иске Исаково, Восточный һәм башка авыл китапханәләренә, Я. Гашек музее, "Оста куллар" клубы әһелләренә аерым биләмә бирелгән, шунда ук китап сәүдәсе гөрли. Катнашучылар арасында Карабаштагы Һ. Атласи исмендәге музей-китапханә хуҗасы Фазыл Вәлиәхмәт, милли киемнәренә киенгән үзбәк, төрекмән диаспорасы вәкилләре (алар күренекле язучы-шагыйрьләре турында мәгълүмат бирделәр), төрле иҗат түгәрәкләрендә шөгыльләнүче үзешчән артистлар бар иде. Шулай ук Алтай өлкәсе, Мәскәү, Казан кунаклары чыгыш ясады, җырлар, шигырьләр рус, татар, башкорт, мордва, чуваш телләрендә яңгырады.
Мондый фестивальләр, үзәкләштерелгән китапханәләр системасының маркетинг бүлеге мөдире Елена Шәрипова әйтүенә караганда, моңа кадәр Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә генә үткәрелгән, ә кече шәһәрләрдә әле бу тәҗрибәнең булганы юк икән. Димәк, Бөгелмәдәге китап фестивале, Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә дә шундый беренче "коймак" дип саналырга хаклы.
Күз алдына китерегез: җәйге рәхәт көндә, заманча матур итеп җиһазландырылган ямьле парк уртасындагы тамашалар мәйданында "оя-оя" булып, китапханәләр урнашкан. Һәркайсысы тарихны, бүгенге көн тормышын чагылдырган күргәзмәләр, буклетлар әзерләгән, кызыклы һәм үзенчәлекле формада үз эшчәнлекләре белән таныштыра: берәүләрендә йорт иясе самавыр кайнаткан (эссе көндә хуш исле тәмле чәй һәркемгә тансык!), тик башта олылар - бала чакны, балалар исә укыган китапларын искә төшереп, киң танылган әсәр геройлары турындагы сорауларга җавап табарга тиеш, аннан соң гына рәхәтләнеп чәй эчәсең (хәер, киң күңелле хуҗабикәләр берәүне дә мәхрүм итмәде, сыйлады); икенчесендә әкият геройлары лотерея уйната - шулай ук китапларга, әсәрләргә кагылышлы сораулар язылган, җавап табасың икән - сине бүләк көтә; теләсәң, әнә "чегән хатыны" синең китап кебек язмышыңны сөйләп бирә; кемдер балалар өчен викторина оештырган - хуш исле сорау-алма өләшә, кемдер табышмак әйтешә, кемдер мәкальләрне дәвам итеп бетерергә куша, шунда ук хәйләкәр Төлке, гыйлем иясе Песи уеннар оештырып йөри, ә тагын берәве дөнья халыкларының җор сүзләрен матур итеп язып, нәни төргәкләр итеп кәрҗиненә тутырган да шуннан алып, сиңа укып күрсәтергә куша. Шунда ук китапларны "дәвалыйлар", тозлы камырдан әйберләр ясарга өйрәтәләр, эмблема, оригами үрнәкләре тәкъдим итәләр, кемдер истәлеккә фотога төшә, анда - флэшмоб, бу якта репперлар "кыздыра"... Болар барысы да күпкырлы мәдәни программа, җирле язучыларның чыгышлары, килгән кунакларның да, кызыксынып китеп, сәхнәдән үз һөнәрләрен күрсәтүләре белән аралашып барды.
Кыскасы, фестиваль гөрләде!
Бөгелмә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Наилә ханым Шәрәпова бу чараның олы матур традициягә нигез салынуы дип атады, бәйрәм алдагы елларда да оештырылачак дип ышандырды.
Минем үземә бик ошады фестиваль. Кайсыдыр китапханә биләмәсендә эре хәрефләр белән язылган бер җөмлә укыган идем: "Ахмаклыктан дәва бар, ул - КИТАП". Беренче китап фестивалендә, чыннан да, моңа инанырлык булды.
Фестивальне оештыручыларның максаты бер иде: КИТАП галиҗәнапләрен олылау, пропагандалау. Ә биредә, аңа өстәп, китапханәләрнең, кайберәүләр уйлаганча, китаплар саклана торган соры кәгазь тузанына күмелгән бина гына түгел, ә заманча җиһазланган, күпкырлы эшчәнлек алып барыла торган кайнап торган мавыктыргыч бер дөнья икәнен күрсәттеләр. Шунысы игътибарга лаек, күпләр уйлаганча, "китап-газетаны хәзер олы яшьтәге кешеләр генә укый инде" дигән карашның һич дөрес түгеллеге дәлилләнде, чара яшьләр өчен дә бик кызыклы узды. Шулай ук фестиваль халыклар дуслыгы рухы белән сугарылган булуы белән дә әһәмиятле иде. Янәшәдә генә снарядлар шартлаган, ата - улны, ана кызны белмәгән бу заманда монысы аеруча мөһим икәнлеге бәхәссез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: