Бөгелмә авазы

Очрашулар юкка түгел

Без һәрвакытта да яхшылыкка, киләчәккә ышаныч, өмет белән карау тарихларына сокланабыз. Һәр вакыйгага кадерле бәя бирәбез. Кешелеклелек сыйфатларын югалтып барган заманда - бигрәк тә. ...Бервакыт шулай электричкада бер тукталышта вагонга сукбай керде. Үзенең карар җире юк, бите шешенгән, кара янган. Яше 30лар чамасындагы ир-егет бу. Ул як-ягына каранды да: -...

Без һәрвакытта да яхшылыкка, киләчәккә ышаныч, өмет белән карау тарихларына сокланабыз. Һәр вакыйгага кадерле бәя бирәбез. Кешелеклелек сыйфатларын югалтып барган заманда - бигрәк тә.
...Бервакыт шулай электричкада бер тукталышта вагонга сукбай керде. Үзенең карар җире юк, бите шешенгән, кара янган. Яше 30лар чамасындагы ир-егет бу.
Ул як-ягына каранды да:
- Әфәнделәр, өч көн ашамадым. Чынлап та, ышаныгыз. Урлашырга куркам, йөрергә дә хәлем юк, - дип, вагон буйлап китте. Халык бездә яхшы, киң күңелле, сукбай бер минут эчендә биш йөз сумны җыеп та алды. Соңыннан пассажирларга карап, башын иеп, рәхмәтен әйтте. Шунда тәрәзә янында утырган бер усал адәм:
- Чыгып ычкын моннан, теләнче! Минем гаиләмне дә ашатырлык акчам юк. Өченче көн мине дә эштән кудылар, ке-сәмдә бер тиенем дә юк. Шулай булуга карамастан, синең кебек теләнеп йөрмим бит! - дип акырып җибәрде. Шулвакыт сукбай кесәсеннән җыйган бар акчасын чыгарып (анда бер-ике мең сум иде), әлеге ир-атка сузды:
- Мә, ал, сиңа кирәк бит.
- Нәрсә? - диде теге ир заты аптырап.
- Ал! Сиңа кирәгрәк! Ә миңа бирәчәк-ләр. Халык киң күңелле! - дип, акчасын ир-атның кулына салды да тамбурга чыгып китте.
- Әй, тукта! - дигән сүзләр белән ир-ат сукбай артыннан тамбурга ташланды. Вагонда тынлык урнашты. Биш минут дәвамында барысы да тамбурдагы диалогны тыңлады. Ир-ат акчасын сукбайга кайтарып бирергә тырышты, ә тегесе акчаны тагын да табачагын ассызыклап, барысын да кире какты. Аннары кабат вагоннар буйлап китте. Ә ир-ат тәмәкесен пыскыта башлады. Аны тартып бетергәч, үз урынына кереп утырды. Бу вакытта вагон инде яңа тормыш белән яши иде, ир-егеткә игътибар да бирмәделәр. Тукталышы җиткәч, әлеге ир яныннан үтеп барганда күз салучылар аның тәрәзәгә борылып елаганын күрде...
Әйе шул, бу тормыш шундый гади дә һәм шул ук вакытта бик катлаулы да.
Ә кешеләр юкка гына очрашмый!
Айгөл ШӘРӘФИЕВА әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: