Бөгелмә авазы

Әниләр хакы

Һәркемнең бу җирдә бәхетле буласы, имин тормыш белән яшисе, кылган эшләренең татлы җимешләрен, үстергән балаларының игелеген күрәсе килә. Кеше бу җирдә үзе генә яшәми, бәхет-сәгадәтебез башкаларның бәхетенә бәйле. Кеше никадәр якынрак булса, аның бәхете дә шулкадәр сиңа бәйле.

Әлфирә Сәхипгәрәева,
9 нчы балалар бакчасының
татар төркеме тәрбиячесе.

Әлбәттә, иң якын, иң кадерле затларыбыз - безне үстергән, кеше иткән әти-әниләребез, шуңа күрә бәхетебез иң элек аларның бәхетләре белән бәйле. Үз көннәрен якты, төннәрен имин итәргә теләгән кеше, беренче чиратта, әлбәттә, үзен тудырып һәм тәрбияләп үстерүче әти-әнисен бәхетле итәргә тиеш.
"Әни" бит ул бөек исем,
Нинди тирән мәгънәле.
Әниләр хакында, дуслар,
Әйдә, уйланыйк әле.

Гыйлем һәм хикмәт ияләре фида-карьлекнең иң бөек үрнәге - ана диләр.
Адәм баласы шушы дөньяга килгән-дә үк әнисенә күпме хәсрәт китереп килә. Баласына гомер бирим дип, ананың күпме көче, күпме саулыгы корбан була. Шул мизгелләрдә аның бер ыңгырашуы да нинди бәяләргә тора микән, бу хакта кайсыбызның уйлап караганы бар?
Төн йокысын бүлә-бүлә
Сине баккан кем әле?
Ризыкларын үзе капмый
Безгә биргән кем әле?

Дөньяга тугач та, бала ризыгын әнисенең күкрәк сөте аша кабул итә. Сабыйга ана сөте кирәк. Бөек Илаһыбыз Коръәндә әниләрне баласын ике ел имезергә чакыра. Шушы ике еллык күкрәк сөтендә кешенең соңгы көненә хәтле яшәү ресурслары: һәр органга көч-куәт, рух-акыл көче, авырлыкларга-авыруларга каршы тору, тагын без белмәгән тылсымлы көчләр бирелә. Ни өчен бүгенге көндә яшь әниләрнең дә, аларның балаларының да рухи көче зәгыйфь? Тормыш сынауларына каршы тора алмыйча, я наркоманлыкка, я эчкечелеккә, хәтта сабыйларын ташлауга кадәр түбәнлеккә барып җитәләр. Күкрәк сөте файдалы һәм туклыклы гына булып калмый, иң мөһиме - күкрәк сөте белән балага ана йөрәгендәге иң җылы, иң изге хисләре керә, алар арасында ныклы дуслык, мәхәббәт урнаша. Акрынлап, бала күңеленә җир өстендә була торган иң зур мәхәббәтләрнең берсе - ананың газиз баласына булган мәхәббәте; иң зур шәфкатьлелекләрнең берсе - ананың баласына булган рәхмәте иңә. ана төннәр буе көйсезләнгән баласын юата. Балакаем кеше булсын, тормышымда терәгем булсын дип, үзенең бар нәрсәсен корбан итә.
Син авыргач, күз дә йоммый
Борчылучы кем әле?
Шифалы сулышын өреп,
Терелтүче кем әле?
Кирәк икән, синең өчен
Кызганмыйча җанын да,
Кыен хәлдә калган чакта
Ул һәрвакыт яныңда.

Бала - әти-әнинең, гаиләнең генә түгел, җәмгыятебезнең дә киләчәге. Бу киләчәк - яшәешнең нигезен салучы - әни, гаилә. Шушы изге уй-теләкләрне ныгыту, үстерү теләге белән ана баласын җитәкләп, тәрбиянең икенче - шулай ук әһәмиятле баскычы булган балалар бакчасына алып килә.
Тәрбияче - изге исем,
Пәйгамбәргә тиң кеше.
Нарасый сабый күңеленә
Изге орлык чәчүче.

Сабый өчен балалар бакчасы, дуслары, тәрбиячеләре - барысы бергә олы, җылы, мәрхәмәтле гаиләгә әйләнә. Сабый дусларын - туганнары кебек, тәрбиячесен әнисе кебек күрә. Әмма көн ахырына ул барыбер әнисен сагына, аны өзелеп көтә. Кичен очрашкач, сабыйның әнисенә сөйләр сүзе, бакчада алган тәэсирләре бетми. Сабый тормышны танып-белүнең, ягъни беренче тормыш-сабакларын иң якыны - әнисе белән бүлешә. Бу гомер буена шулай булачак, шулай тиеш. Бәгырь җимешенең уңышлары өчен куану анага күпме көч бирә! Бу бәйләнеш - иң изге бәйләнеш.
Әйе. Әниләр һәрвакыт
Намус, әхлак сагында.
Әниләрне гел хөрмәтлик,
Кадерен белик тагын да.

Менә быел да Әниләр көне узды. Әниләр көне. Сабыйлар үз әниләрен иң саф күңел белән яратуларын җырларында, шигырьләрендә, әниләр турында рәсемнәр һәм кул эшләрендә күрсәтәләр. Никадәр гүзәллек, ихласлык аларның күз карашларында!

Реклама

Ә әниләрнең күзләрендә сөенеч, үз баласы өчен горурлык та ялтырый. Әйе, сабый бала - гаилә көзгесе дә бит әле ул. Халкыбыз: "Оясында ни күрсә, очканында шул булыр", - дип юкка гына әйтмәгән.

Гаилә көзгебез һәрвакыт чиста булсын өчен ата-аналар белән балалар бакчасы бер булып, бер-берсен тирән аңлап, чын шәхесне тәрбияләүне олы максат итеп куярга тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: