Бөгелмә авазы

Ник ката бу бәгырьләр?

Яшьлекләре совет чорына туры килгән кешеләр хәтерли булыр, киноларда ике кешенең каршылыкка керү, гаиләдә низаг чыгу эпизодларын күрсәткән чакларда берәү икенчесенә кул күтәрсә, шул яман күренешне күрмәс өчен куркудан күзләрне чытырдатып йома торган идек. Ә хәзер, телевизордан көн-төн күрсәтелә торган криминаль темалы сюжетларның тәэсиреме, компьютердагы сугыш уеннарының йогынтысымы, динсезлекме, әллә...

Яшьлекләре совет чорына туры килгән кешеләр хәтерли булыр, киноларда ике кешенең каршылыкка керү, гаиләдә низаг чыгу эпизодларын күрсәткән чакларда берәү икенчесенә кул күтәрсә, шул яман күренешне күрмәс өчен куркудан күзләрне чытырдатып йома торган идек. Ә хәзер, телевизордан көн-төн күрсәтелә торган криминаль темалы сюжетларның тәэсиреме, компьютердагы сугыш уеннарының йогынтысымы, динсезлекме, әллә күңелләргә салына торган рәхим-шәфкать орлыкларының җитмәвеме, кешеләрнең бер-берсен ерткычларча кыйнау-типкәләү, канга батырып имгәтеп китү очракларын ыһ та итми карап утырабыз. Шилов, Расторгуев, Туманов кебек фильм геройларының - хокук сакчыларының берәр гамәлен күрми калмыйк тагын дип, шул үтереш-суеш картиналарын күзәтә-күзәтә, хәтта кичке ашны телевизор каршына утырып ашаган чаклар була. Күңелдәге миһербан хисе, кешелеклелек тойгыларының юкка чыгуына бик ачык мисал инде бу. Рәхимсезлек һәм шәфкатьсезлек кешеләргә шулкадәр гадәти сыйфат булып ябышты ки, кемгәдер авыр сүз әйтү генә түгел, физик зыян салу, хәтта имгәтү-үтерү кебек вакыйгалар да, киноларда гына түгел, әйләнә-тирәбездә дә бик еш булып тора һәм алар турындагы хәбәрләр дә табигый хәл кебек шактый тыныч кабул ителә. Көндәлек тормышта булып торган криминаль мәгълүматлар моның шулай икәнлеген бик ачык күрсәтә...

Кайчан җуя башладык соң без кешелек сыйфатларын? Ни өчен болай каты бәгырьлегә әйләндек соң әле? Тамырлары кайда да, сәбәбе нидә соң бу аяныч хәлләрнең?

Миңа калса, совет чоры идеологиясенең "тезгене" аз гына бушый башлауга ук башланган процесс бу. Культура дәрәҗәсе чамалы булган халыкны ("халык" бу очракта - "толпа" мәгънәсендә) "демократия" дигән булып бәйдән ычкындырдылар, әмма чын демократиянең ни икәнен дә аңламау сәбәпле, ул, "йөгәнсезлек" төшенчәсенә тәңгәл кабул ителеп, "кем ни тели, шуны кылана - хокукы бар чөнки" дигән принципка кайтып калды. Ябылуда яткан мал язын көтүгә яңа чыккан беренче көннәрдә яланда ничек рәхәтләнеп чапса, халык та шулай бәйдән ычкынгандай булды. Шул ук маллар беркадәр вакыттан соң тәртипкә кергән кебек, кешеләр дә йөгәнсез бәйсезлекнең дөрес түгеллеген аңлап, беркадәр вакыттан соң тәртипкә килә башлаган булыр иде мөгаен, тик Европага, Көнбатышка (ә бәлки, киресенчә, аннан безгә таба) ачылган юллар аша, ирекле кыланмышлар үрнәге булып, "демократик" фильмнар ташкыны ябырылып килеп керде. Болар инде рәхимсезлек, үтереш-суеш, кан кою һәм азгынлыкны өлге итеп алыр нәрсәләр булды. Безнең ил халкы спиртлы эчемлекләргә элек-электән хирыс булганлыктан, болар өчен әзме-күпме җирлек әзер иде инде. Беренче чорларда алар видеосалоннарда күрсәтелде. Башта яңалык буларак кабул иткәнгә, кызык тоелды: карадык, гаҗәпләндек, нәфрәтләндек, шаккаттык. Катнашкан фильмнарының, уйнаган рольләренең тәрбияви һәм уңай мәгънәләре булмаса да, физик көч күрсәтүче Жан Клод Ван Дамм, Сильвестер Сталлоне кебек артистларга карап, тел шартлаттык, вәт булдыралар, янәсе. Кечкенәрәк шәһәрләрдә санаулы гына булган каратэ, бокс түгәрәкләренә ир балаларны яздыру өчен урын җитми, чират хасил була торган иде ул елларда. Ә аннары шундый ук күренешләр, сюжетлар аерым видеосалоннардан күмәк мәгълүмат чараларына, илкүләм пропаганда чарасы булган телевидение каналларына үтеп кергәч, көч куллану картиналарының барысы да гадәти күренешкә әйләнде. "Теләмәгән кеше карамасын", - дип кенә җибәрәләр иде балаларны бозасыз бит мондый нәрсәләр күрсәтеп дип каршы төшәргә маташканнарга. Хәзер инде җитте вакыт - балалар гына түгел, үзебез дә, көнбатыштан кергәннәре белән беррәттән, үз илебездә төшерелгән фильмнарны да уш китеп карап утырабыз менә...

Монысы мәсьәләгә бер яклап якын килү булды. Ил күләмендә, хөкүмәт югарылыгында һичьюгы телеканаллар тапшыруларын, экраннарга чыгарыла торган фильмнарны "фильтрлау" зарур, кыскасы. Цензура, яхшы мәгънәдәге цензура кирәк. Әмма бездә бит - "демократия", ә ул инде "цензура" белән җитәкләшеп йөри алмый...

Икенчедән, үзебезнең битарафлык та көчле. Беркөнне шулай эштән кайтып барам. Юлым даруханә һәм аның каршындагы кибет яныннан уза. Мин шул турга якынаюга, аптекадан әзмәвердәй гәүдәле, 4-5 яшьлек улын җитәкләгән бер ир килеп чыкты. Чыга-чыгышка шәрран ярып, "пи-пи-пи"ләрне тезеп китте: даруханәдә сата торган ханым әкрен эшли имеш, шуның тетмәсен тетә генә, әйтмәгән сүзе калмады. Каршы якта арбага салган кечкенә баласын тирбәтеп, хатыны тора икән, шуңа сөйли бу. Ни хатыны гаҗәпләнмәде моның сүгенүенә, ни баласы курыкмады. Димәк, болар йортында сүгенү-кычкырыну - гадәти хәл. Алай гына да түгел, телем ни кычытса да, кызган баштан бу дәһшәтле ир миңа сыптырып җибәрмәгәе дигән курку белән, мин дә шым гына үтеп киттем, тирә-юньдәгеләр арасында да дәшүче булмады. Ә бит һәрбер әшәке сүз, тискәре интонация әйтүченең дә, ишетүченең дә канын, психикасын боза. Моны дин дә раслый, фән дә. Киләчәктә дә хәлләр шулай дәвам итсә, бу гаиләдә үскән балалар нинди булыр? Гаиләдә иман юк, ә тәрбия нигезле һәм ипле түгел икән, үсә башлагач мавыгып киткән компьютер уеннары тозагына, рәхимсезлек ятьмәсенә баланың барып эләгүе бик ихтимал ләбаса. Ә бездә - шундый битарафлык.

Хәер, бар кешене дә бер калыпка салып булмый анысы. Әле менә шушы тема өстендә уйланып йөргәндә, колагыма бер мәгълүмат ишетелде: җирле радиодан күрше шәһәрләрнең берсендә (Лениногорскида) балаларга карата көч куллану, рәхимсезлек күрсәтүгә каршы тору максатыннан, махсус ассоциация оештырганнарын әйттеләр. Тернәкләндерү үзәкләреннән, приют кебек социаль объектлардан да балаларда җәнлекләргә, кошларга карата ярату хисләре тәрбияләү, күңелләргә шәфкать орлыклары салу кебек темаларны күтәреп, шул уңайдан төрле чаралар оештырулары турындагы хәбәрләрне әледән-әле җиткереп торалар. Димәк, каты күңеллелек, рәхимсезлек проблемасына борчылучылар, аны күтәреп чыгучылар бар әле.

...Ни гаҗәп, кешеләрдә үз хисләреннән кыенсыну барлыкка килдеме, күпләр йомшаклык, шәфкатьлелек сыйфатларын торган саен тирәнрәк яшерергә тырышалар кебек тоела миңа. Аерым-аерым сөйләшкәндә һәрбер кеше әйбәт, дөрес фикерли, гел уйламаган җитди кешеләрнең дә үтә нечкә күңелле булуына шаккатасың хәтта кайчак. Тик күңел касәсе тулып җиткән булса да, күп кеше тиз генә ачылып китә алмый, үзенчә ныклык күрсәтергә тырыша. Җитмәсә, тегесе-бусы артыннан чабып, күңелдә изге уйлар булса да, кемгәдер шылтыратып алырга, кемнеңдер хәлен белеп кайтырга вакыт кына да җиткерә алмыйбыз. Ә бит тормышта зур тизлектә берсен-берсе алыштырып торган вакыйгалар, дөньякүләм сәяси һәм хәрби бәрелешләрдән башлап, илдәге вәзгыять, өйдәге мәшәкатьләр, тормыштагы төрле чатаклыклар, якыннарың өчен борчылулар, ташкын булып кергән тискәре күренешләр турындагы мәгълүматлар - барысы да йөрәккә бәрә, таш булып бавырга утыра. Менә шуннан ката инде ул бәгырь... Эчтән сыза башлыйбыз, чара юк, әлеге күренешләр исә катлам-катлам булып күңелгә өелеп, чиргә сабыштыра: кемнең психологиясе бирешә, кемнең нервысы какшый...

Әйе, барысын да заманга сылтыйбыз, ә бер-беребезнең хәленә кереп, рәхәтләнеп ачылып сөйләшеп утырырга вакыт җиткерә алмыйбыз. "Әй дөрес яшәмибез бит, кодагый! - ди беркөн Арчадан хәл белергә шылтыраткан кодагыем да, минем уйларны куәтләгәндәй. - Һаман дөнья куабыз, һаман шул тормыш мәшәкате алдый: күңел өчен бер утырып сөйләшергә вакыт җиткерә алмыйбыз, сирәк хәбәрләшәбез", - ди. Бик килешәм аның сүзләре белән. Кая ул утырып сөйләшү, телефоннан хәбәрләшеп алу өчен генә дә вакыт табып булмый кайчак. Югыйсә, авыр уйларга чумган, кыен хәлгә тарып, бар нәрсәдән арып киткән кардәшебезнең йөрәгендәге ташны эретер, каткан бәгырьләрне йомшартыр өчен, күңелендә яхшылыкка өмет уятыр өчен, җырларда җырланганча, вакытында әйтелгән бер җылы сүз дә җитәр иде мөгаен.

Күңелдә шәфкатьлелек, мәрхәмәт орлыклары, кеше хәленә керә белү, күңел сизгерлеге дигән нәрсә бала чактан ук салынып, шыттырылып, үстерелергә тиеш. Инде шәхес булып җитлеккән олы буын кешеләре дә бүгенгедәй куәтле мәгълүмат ташкынында, вакыйгалар тизлегендә югалып кала, тормыштагы матди һәм социаль кыенлыклар да өстәлгәч, аларның барысын да тиешенчә уйлап, "эшкәртеп" өлгерә алмый - вакыты да, егәре дә җитми. Нәтиҗәдә, эчтән янса да, тыштан битарафлык калканы кияргә мәҗбүр була. Ә инде "демократия" шартларында үсеп җиткән буын вәкилләре булып торучы хәзерге яшь әти-әниләрнең күпчелегенең үз балаларын рухи яктан нык, шул ук вакытта нечкә күңелле, шәфкатьле шәхес итеп тәрбияли алулары, ай-һай, икеле шул, аларның үзләренә дә тәрбия җитми чөнки.

Шулай да хәлләр өметсез түгел. Кайбер бәйрәмнәр, Өлкәннәр көне, Инвалидлар ункөнлекләре уңаеннан үткәрелә торган хәйрия чараларында катнашучылар, гомерне саклап калу, сәламәтлекне ныгыту хакына ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә булышучылар күпме әнә! Моңа өстәп, радио-телевидение, күмәк мәгълүмат чаралары тәрбия мәсьәләсен беренче чиратка куеп эшли башласалар, ил күләмендә тиешле законнар үз көченә керсә (Татарстанда, мәсәлән, гаиләләрне ныгыту юнәлешендә күп кенә эш алып барыла), ата-баба йолалары, традицияләр яңартылса (музей, китапханә, мәдәният йортларында һ.б. бу юнәлештә дә матур эшләребез бихисап) һәм, әлбәттә, халык дингә килеп, яшь күңелләргә һидаят тулып, иман ныгыса, фитрый иман белән бергә адәм баласының күңел төпкеленә Аллаһ тарафыннан салынган сафлык, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәт дигән табигый хисләр барыбер өстенлек алачак. Сүз дә юк, барысын да төзәтү, эзгә кертү өчен сабырлык, вакыт, көч кирәк булачак. Вакыты инде аның тегеләй дә уза, болай да үтә, файдалырак итеп уздыру өчен кулдан килгәнчә тырышу әйбәт булыр иде, ә сабырлык һәм көч безнең халыкның канында инде ул. Бәс шулай булгач, ваемсызлыктан арынып, җиң сызганып эшләү кирәк. Илдә моны булдырырдай аңлы кешеләр - булдыклы яшьләребез аз түгел, зирәк өлкәннәребез дә җитәрлек, көчле лидерлар да бар. 17.09.2015.

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: