Бөгелмә авазы

Төнге имтихан

Нефтьче һөнәре, бик четерекле булуына күрә, үз-үзеңә дә, башкаларга карата да гаять таләпчән булуны сорый. Шуңа күрә теге яки бу затны эшкә алганда, нефть оешмаларында тышкы ыспай кыяфәтенә карап кына хөкем йөртмиләр, бәлки беләгенә, йөрәгенә дә карыйлар кешенең.

Дамир АСЫЛОВ.

Элегрәк исә, аерым очракларда, эшче куллар алганда ахыр сүзне оешманың башлыгы түгел, бригадирлар, мастерлар әйтә торган иде. Бораулау вышкалары төзүдә бөтен илгә танылган атаклы оста, Социалистик Хезмәт Герое Гәрәй Мәүлетбай улы Баһманов та шушы җәһәттән аерылып торды. Ул үз бригадасына эшче кулларны, кемнең кем булуына карамастан, берәүнең дә сүзенә колак салмыйча, үзе сайлап ала иде. Монда аның үз алымнары, үз ысуллары бар иде. Ягъни кешенең эшкә сәләтен, вышка төзү кебек четерекле һәм дә авыр эшне башкара алу мөмкинлеген төрлечә сынап карый иде. Аның шушы холык-сыйфатларын әле хәзер дә искә төшереп сөйләүчеләр бар.

- Эшсез калган вакыт, тегендә барам эш сорап, монда барам - бер дә, рәхим ит, дип тормыйлар. - диеп, хәтер җебен сүтә башлады Галимҗан абзый Хәйруллин. - Таш ватарга да риза инде үзем. Бер нефть оешмасында әйттеләр, безгә выш­калар төзүче бригадага эшче куллар кирәк, тик бригадирның үзеннән башка мәсьәләне хәл итеп булмый. Шуңа күрә син бригадир Гәрәй Баһмановның үзе каршына бар. Ишетә беләсеңме шундый кешене? Әгәр ул ризалык бирсә, без сине эшкә алырбыз, диделәр. Кайда икәнен дә, ничегрәк барырга кирәген дә өйрәттеләр. Киттем мин бригаданы эзләп үз аягым белән. Таптым. Мәш килеп, вышка корып яталар. Гәрәй Баһманов бе­лән дә күрештек. Нигә килгәнемне дә әйттем. Ул моңа ни "ә", ни "җә" димәде, яңадан үз эшенә чумды: күрсәтмәләр би­рә, кисәтүләр ясый, ва­кыт-вакыт тавышын да күтәреп җибәрә, әле кулына эш коралы алып, башкалар белән рәттән эшкә тотына - җир казый, торба ташый. Мин карыйм, күзәтәм: эшләре бик "майлы" күренә! Карап торып уйлансын дип калдырдымы ул мине үземне генә шушы хәлдә? Хәзер хөкем йөртүе кыен инде. Шулай көн үтте. Болар кайтып китәргә җыена башладылар. Шунда Гәрәй Баһманов минем катыма килде дә:

- Менә болай, энекәш, вышканы аркан тарттырып ныгытыр өчен тотык күмәргә 12 шурф (чокыр) казырга кирәк. Кайларга казырга икәнен хәзер күрсәтермен. Әйдә... Менә сиңа солярка. Шуны ягып, туңны эретерсең. Әгәр шул 12 шурфны иртәнгә казып өлгертсәң, мин сине эшкә алырмын, - диде. Шулай кәйлә, лом, көрәк кочаклап калдым берүзем япан кырда. Алар кайтып киттеләр. Менә шунда, ышанасызмы, юкмы, төне буе керфек какмыйча эшләдем. Октябрь азаклары иде бу. Яшермим, бик авыр булды. Тәмам җыкка калдым. Шайтани уй да кермәде түгел. Ләкин ул коткыга бирешмәдем, тырыштым, тәки теге унике шурфны казып өлгерттем. Менә шундый сынау аша үтеп кенә эшкә урнаша алган идем мин вышка төзүчеләр бригадасына, иптәшкәем, - дип очлады сүзен Галимҗан абзый Хәйруллин.

Гәрәй Баһманов эшкә үзе дә бик гаярь зат иде мәрхүм. Җебек, буыны сыек кешеләрне бер дә өнәмәде.

Әлбәттә, Гәрәй Баһма­нов­ның мондый гадәтен "кылану" диючеләр очраштырырга мөмкин. Заманында теш арасыннан андый фикерне сөзеп чыгаручылар булмады түгел. Ләкин бу зат турында алай фикер йөртү һич тә дөрес булмас. Аның холкы шулай тынгысыз иде, чөнки ул, кеше үзенең бәхетен бары тик тырыш хезмәт белән генә таба ала дип, чын күңеленнән ышанган зат иде. Иманы шул иде аның. Эшне авырга-җиңелгә, акка-карага аера белмәде. Башка әмәле дә юк иде шул. Шуңа күрә ул, тегенди-мондый якларга кереп тормыйча, татарга хас күндәм холкына тугры калып, эшләде дә эшләде, башкаларны да шуңа өндәде, әйдәде, ышандырды, кирәк дип тапса, куалады да, үрнәге белән дә артыннан ияртте.

Реклама
Теги: нефть
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: