Бөгелмә авазы

Мәзәкләр

- Бер атна отпуск алып нишләргә җыенасың? - Өйләнергә, шеф. - Синең кебек тинтәккә кайсы юләре кияүгә чыкмакчы була инде? - Сезнең кызыгыз, бабай... *** - Гаепләнүче, юлда тапкан янчыкны сез шул ук көнне полициягә тапшырырга тиеш идегез. - Полициядә ул көнне беркем дә юк иде, гражданин судья. - Ә...

- Бер атна отпуск алып нишләргә җыенасың?
- Өйләнергә, шеф.
- Синең кебек тинтәккә кайсы юләре кияүгә чыкмакчы була инде?
- Сезнең кызыгыз, бабай...
***
 
- Гаепләнүче, юлда тапкан янчыкны сез шул ук көнне полициягә тапшырырга тиеш идегез.
- Полициядә ул көнне беркем дә юк иде, гражданин судья.
- Ә икенче көнне?
- Ә икенче көнне янчыкта берни дә калмаган иде.
***
 
Иртән шәфкать туташы палатага керә дә авыруларның хәле белән кызыксына.
- Я, Салихов, йоклап булдымы?
- Бер дә уянмыйча йокладым, туташ. Рәхмәт сезгә, бигрәк тә шифалы дару биргәнсез миңа кичтән.
- Ә даруыгыз ник тумбочка өстендә ята соң? Эчмәгәнсез ич...
- Эчмәгәнмен? Күлмәгемнән өзелгән сәдәпне йотканмын инде алайса...
***
 
Судья сорый:
- Ничек шулай кешенең башын шешә белән сугып ярмак кирәк?
- Исерек идем... Нәрсә эшләгәнемне хәтерләмим...
- Ә исерек икәнлегегезне ничек исбатлый аласыз?
- Чөнки шешә төбендә йөз илле грамм чамасы гына аракы бар иде...
***
 
- Менә сиңа табышмак. Бер кеше түгәрәк эченә йөгереп керә дә, кулларын якякка җәеп, чүгә-сикерә: "Кызыл, зәңгәр, сары, яшел, шәмәхә!" - дип кычкырып йөри башлый. Ул нәрсә була?
- Юләрләр йортында дискотека.
***
 
- Абау, бигрәк саран тәре икәнсең! Мин сиңа кияүгә чыкмыйм, мә, балдагың үзеңә булсын!
- Ә тартмасы кая?
***
 
Бодай суккан җирдән колхоз атына утырып, туп-туры өенә кайткан агай:
- Колхоз малы тигәнәк кебек бит ул, иярә дә кайта, - дип зарлана-зарлана, арбадан бодай бушата, ди.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: