Бөгелмә авазы

Мәзәкләр

* * * Совет чоры. Беренче май бәйрәме көнне журналист урамда интервью алып йөри: - Безнең радио өчен туры эфирда нәрсә әйтергә телисез? - Ычкын әле, башыңа берне биргәнче! - Бөтен шәһәрдә менә шулай, җәмәгать! Уен-көлке! Күңел ачулар! Шаяртулар! * * * - Хәлләр шәптән түгел - этем югалды. -...

 

* * *

Совет чоры. Беренче май бәйрәме көнне журналист урамда интервью алып йөри:

- Безнең радио өчен туры эфирда нәрсә әйтергә телисез?

- Ычкын әле, башыңа берне биргәнче!

- Бөтен шәһәрдә менә шулай, җәмәгать! Уен-көлке! Күңел ачулар! Шаяртулар!

* * *

- Хәлләр шәптән түгел - этем югалды.

- Гәзиткә белдерү биреп кара.

- Файдасыз. Ул бит укый белми...

* * *

Операция өстәлендә яткан авыру хирургтан сорый:

- Әйтегез әле, бу операциядән соң мин скрипкада уйный алырмынмы?

- Әлбәттә, уйный алырсыз.

- Чынмы?

- Әйе, әйе!

- Кызык кына операция икән, - дип куя авыру. - Беркайчан скрипкада уйнаганым булмады югыйсә...

* * *

Ак гөмбә белән чебен гөмбәсе үсеп утыра ди. Карасалар - гөмбәче якынлашып килә ди...

- Хәзер кисә башлый, - дип әйтә ди ак гөмбә.

- Кемне бәлки кисәр дә, ә минем чырайга итеге белән тибә инде бу, - дип әйтә ди чебен гөмбәсе.

* * *

Полкка солдат Ивановның атасы үлгән дигән хәбәр килә. Полковник үз янына капитанны чакырта.

- Ивановның атасы үлгән. Бу турыда аңа ничек тә йомшаграк итеп әйтергә иде...

...Капитан ротаны сафка тезә дә, команда бирә:

- Кемнәрнең аталары исән - бер адым алга! Иванов, ә син кая тыгыласың!?

* * *

Врач кабинетында:

- Доктор, нишләптер минем гел тәнем кычыта.

- Ә юынсагыз ничек?

- Юынып та карадым инде, ай да үтми, тагын кычыта...

* * *

- Нәрсә, Рабинович үлдеме әллә?

- Әйе шул, кичәгенәк үлде.

- Әйтәм аны, табутта ята...

* * *

- Улым, көн саен дискотекага йөрмә син, саңгырау калырсың!

- Рәхмәт, әни, мин ашадым инде.

* * *

Штирлиц Берлин буйлап машинада бара ди. Шәһәрне куе төтен баскан ди.

"Тагын үтүкне сүндерергә онытканмын", - дип уйлап куйган ди Штирлиц.

* * *

- Беләсеңме, әни, мин беркайчан да йоклаганда гырлый торган кешегә кияүгә чыкмаячакмын.

- Бик акыллы фикер, - дип хуплый әнисе. - Ләкин сынаулар вакытында, зинһар, сак була күр, балам.

* * *

- Кызым, ул егетеңә кияүгә чыгарга җыенма тагын!

- Син нәрсә инде, әни, мин бит озакка түгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: