Бөгелмә авазы

Кинога бардык әле

Физик мөмкинлекләре чикле 25 бала "3 DCINEMA" кинотеатрында булып, түләүсез "Путешествие на таинственный остров" дигән нәфис фильм карап кайттылар.

М.ТОКМАЧЕВА,
социаль хезмәткәр.
Ә.Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Әлеге хәйрия акциясен "Радуга" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзә­генең балаларга һәм гаи­ләләргә ярдәм итү бү­леге хезмәткәрләре белән "Волонтер" ирекле үзәк студентлары оештырды.

Балалар кинофильмны карап, уңай эмоцияләргә, хисләргә бирелеп кенә калмадылар, серле могҗи­залар дөньясына да чумып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Соңыннан кызып-кызып фи­кер алышуларга караганда, күргәннәре бик ошаган үзләренә. Аларның бер ишесенә чын кинотеатрга сәяхәт гомерләрендә беренче тапкыр гына тәтегән әле. Әти-әниләр дә акция­не оештыручыларга бик рәхмәтле булдылар.

Мондый чаралар мөм­кинлекләре чикле балаларга сәнгать дөньясына якынаерга, яңа тәэссоратлар белән күңел баетырга һәм әхлакый-мораль тематикага кагылышлы карашларны актуальләштерергә яр­дәм итә.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: