Бөгелмә авазы

Милләт пәрвәрләре

Уян, татар! Татар бердәмлеге Тамыр җәйсен, үссен, үрләсен! /Ә.Гыйләҗев/. Һәр кешенең тормышы - үзенә бер тарих. Берәүләрнең ул, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасына охшаган: юлында очраган вак-төяк нәрсәләргә игътибар итмичә, гел алга омтыла. Татар милләтен ирек­ле итеп күрү - безнең...

Реклама

Уян, татар!
Татар бердәмлеге
Тамыр җәйсен, үссен, үрләсен!

/Ә.Гыйләҗев/.

Һәр кешенең тормышы - үзенә бер тарих. Берәүләрнең ул, үз көенә генә аккан елга кебек, тыныч кына, сиздермичә уза. Ә икенчеләрнеке ярсу тау елгасына охшаган: юлында очраган вак-төяк нәрсәләргә игътибар итмичә, гел алга омтыла.

Татар милләтен ирек­ле итеп күрү - безнең Бө­гелмә төбәгендә яшәп иҗат итүче язучыларның, шагыйрьләрнең төп хыялы. Алар гомер буе үз халкын көрәшергә, мескен булмас­ка өндиләр, безне рухи яктан көчле итеп күрергә телиләр. Мондый кешеләрне милләтнең каһарманнары дип атыйлар.

Шагыйрә Мөбәширә апа Шәрәфетдинова "Ханби­кә-Сөембикә" дигән әсә­рендә үз тарихыңны, телеңне белергә кирәк­леген аңлата:

Үз тарихың, үз телеңне
Һәркемгә белү кирәк!
Тыныч яшәсен милләтем,
Татулык кирәк безгә!

Габдрахман ага Низамов "Тату булыйк" шигырендә безне тату, дус булырга, туган телне яратырга өнди:

Тату булыйк һәркем белән,
Тургайлар күк сайрашыйк.
Туып-үскән җирне сөйик,
Туган телдә сөйләшик!

Татар милләте безнең төбәктә бүген исән-сау икән, ул Сәлах ага Шәри­пов, Габдрахман ага Низамов, Ирек ага Махиянов, Ягсуп ага Мортазин, Флюра апа Шәрипова, Радмил ага Зыятдинов, Әлфинур апа Шәвәлиева, Мәрзия апа Зарипова, Әнәс ага Назыймов, Рифкать ага Сәлимов, Мәхтүмә апа Галләмова, Дамир ага Асылов кебек язучыларыбызга һәм шагыйрьләребезгә бурычлы, минемчә. Аларның барысын да бер нәрсә - милләтне, телне һәм кешеләрне ярату, иҗади илһам, шигъри җанлы, моңлы гамь иясе булу берләштерә.

Алар үзләренең иҗат­ларында татар мил­ләте­нең язмышы өчен борчылып кына калмыйлар, ничек милләт буларак сак­ланып калу мәсьәләсен дә күтәрәләр. Бары тик милли үзаңы югары булган кешенең генә шәхес булып формалаша алуын күрсәтәләр. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә, телебезне, динебезне сак­лап калуның киләчәк буыннар өчен нинди әһә­мияткә ия икәнлеген һәр­­­беребез яхшы төшенә. Әгәр дә телебезгә, дине­безгә хыянәт итәбез икән, милләтебезнең юкка чыгуына юл куябыз дигән сүз.

Шундый иҗатчылар, аларның әсәрләре яшәгән­дә, милләтебез дә яшәр. Алар безгә үз милләтебезне саклап калырга ярдәм итәр. Милләтпәрвәр Мәх­түмә апа Галләмова үзенең "Халкым яшәр!" шигырендә халкыбызның мәңге яшәренә ышана:

Халкым яшәр,беркайчан югалмас,
Чөнки тамырлары тирәндә.
Тапкырлыгы белән җиңеп чыгар
Өскә бәла-каза килгәндә.

Милләтебезгә ника­дәр­ле ихтирам чагыла, нинди хисләр дөрли бу юлларда!

"Борылыйк кыйблага!" дигән шигырендә халкыбызны бөтен җирдә хөрмәт итүләрен әйтеп уза:

Әй син, милләтем вә милләтем,
Менә дигән килбәтең.
Кайда гына яшәсәң дә,
Югалтмыйсың кыйммәтең.

Һәрбер шагыйрь мил­ләт мәсьәләсен үзенчә яктыртса да, барысында да - бер үк борчылулар, уйлар һәм якты тормышка омтылу теләге.

Куркып яшәгән кеше хөрмәткә лаек түгел. Шуңа күрә милләтең белән, ана телең белән горурланырга кирәк. Туган илеңдә яшәү, туган телеңдә сөйләшү - бәхет ул.

Венера ХАРИСОВА,
7 нче гимназиянең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Рәсемдә: Бөгелмә ТИҮ җитәкчесе Ф.Нәбиуллин Ә.Шә­вәлиевага БТК Башкарма комитетының Рәх­мәт хатын тапшыра. /Ре­дак­­­­­ция архивыннан. 2011 ел/.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: