Бөгелмә авазы

“Көзнең алтын төсләре”

Күптән түгел, нәкъ менә көзге матур көннәрдә безнең мәктәптә "Көзнең алтын төсләре"дип аталган рәсем конкурсы булып узды.

Асмик Мхитарян,
9 нчы урта мәктәпнең
10 нчы сыйныф укучысы.

Бу конкурсны 5-7 нче сыйныфлар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ апа Билалова үткәрде. Укучылар берсеннән-берсе матур рәсемнәр ясап, конкурста бик актив катнаштылар.

1 нче урынга 5 нче сыйныф укучысы Евгений Сафин белән 7 нче сыйныф укучысы Алинә Гайнанова, 2 нче урынга - 5 нче сыйныф укучылары Диана Варданян белән Полина Дульская һәм 3 нче урынга әле беренче ел гына безнең мәктәптә укучы кыз - 5 нче сыйныфтан
Кристина Дмитриева лаек булды.

Ә "Мине дуслар ярата" номинациясендә 5 нче сыйныф укучысы Диана Варданян иң күп "тавыш" җыйды. "Иң матур рәсем хуҗасы" номинациясендә 5 нче сыйныфтан Никита Потапов җиңде. Иң актив, иң өлгер сыйныф дип, 5 нче сыйныф укучылары танылды. Алар "Тырыш кырмыскалар" номинациясендә җиңеп чыктылар. Җиңүчеләр - Дипломнар, ә калган укучылар грамоталар белән бүләкләнде.

"Көзнең алтын төсләре" рәсем конкурсын оештыручы Гөлназ апа Билалова болай диде: "Бәйгедә 19 бала катнашты, ә мин исә күбрәк катнашырлар дип өметләнеп көткән идем. Алла боерса, мондый конкурслар соңгысы булмас. Катнашучы укучыларга бары тик зур рәхмәт әйтеп, "Афәрин!" диясе генә кала. Ә инде шушы бәйрәмгә ямь өстәп, безгә үзләренең матур җырларын бүләк итүче "Кызлар-йолдызлар" төркеменә дә аерып рәхмәт әйтәсем килә".
9 нчы мәктәп укучылары дип-ломнарын, грамоталарын әти-әниләренә күрсәтергә дип, шатлана-шатлана, өйләренә ашыгып кайтып киттеләр. Ә мәктәбем үзенең "тырыш кырмыскалар"ына горурланып, аларны озатып калды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: