Бөгелмә авазы

Көзге моңсу саксофон

1 октябрь - Халыкара музыка көне. Бу көнне бөтен дөнья музыкантлары урамнарда, бакчаларда, йолдызлы күк астында, ай яктысында - һәркайда бушлай концертлар оештырып, тыңлаучыларга сихри мизгелләр бүләк итәләр. Иң гүзәл каллиграфия үрнәге белән язылган ноталар җанланып, этюд, эскерцо, ариозо, оратория, хорал булып яңгырый башлыйлар.

Раилә ХАФИЗОВА.
Автор фотосы.
Календарьдагы иң музыкаль көнгә багышлап, сәнгать мәктәбе коллективы 3 октябрьдә музыка сөючеләргә зәвыклы кичә тәкъдим итте. Көтеп алган, ка-
дерле һәм мәңге гүзәл мизгелләр агышында сәхнәдә Александр Цфасман, Арно Бабаджанян, Ференц Лист, Дмитрий Шостакович, Александр Скрябин, Иоһанн Себастьян Бах, Роман Бажилин һәм Энрико Манчининың якты һәм даһи иҗаты ялкынланып янды, мәңгелекне кичеп яшәде. Кичәне музыка мәктәбенең директор урынбасары, югары белемле музыка белгече һәм теоретик Әлфия Рафаэль кызы Әхмәтова, аһәңле авазларны шигъри телгә кү-череп, алып барды. Музыка өлкәсендә һөнәри белемнең иң биек баскычына - Казан Дәүләт консерваториясенең классик әзерлегенә ия булган
музыка белгече һәм теоретик, муниципаль хакимиятнең мәдәният бүлеге башлыгы Лена Әмир кызы Миңнуллина тәбрикләү сүзендә галиҗәнап музыканың гүзәл омтылышларда, рухи һәм эстетик ләззәттә тоткан урыны хакында сөйләде. "Экспромт" вокаль ансамбле башкаруында Марк Минковның "Рәхмәт сиңа, музыка" җыры зал кичергән рухи тойгыларга аваздаш, сердәш булды. Аккордеончы Людмила Скитина җитәкчелегендәге "Күңелле карусель" инструменталь ансамбле, музыкага хезмәт иткән һәр инструментны диярлек виртуозларча катнаштырып, өр-яңа тезмә белән чыгыш ясады.
Рәсемдә: көзге ностальгия дулкынында саксофонның зәңгәр тавышы ничек матур яңгырый! Олег Яковлев уйный.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: