Бөгелмә авазы

КОТЛЫЙБЫЗ!

Хезмәттәшебез Клара Ясир кызы Усмановага 24 мартта 50 яшь тулды. Яшьлегендә берничә төрле һөнәр үзләштерсә дә, ут-күршебез Башкортстан Республикасының Бакалы районы, Яңа Катай авылында туып-үскән Клара Ясир кызы, гаиләсе белән Бөгелмәгә килеп төпләнгәч, язмыш җилләре үзен очраклы рәвештә генә "Бөгелмә авазы" редакциясенә китереп кертә һәм шул чордан башлап, аның хезмәт...

Хезмәттәшебез Клара Ясир кызы Усмановага 24 мартта 50 яшь тулды.

Яшьлегендә берничә төрле һөнәр үзләштерсә дә, ут-күршебез Башкортстан Республикасының Бакалы районы, Яңа Катай авылында туып-үскән Клара Ясир кызы, гаиләсе белән Бөгелмәгә килеп төпләнгәч, язмыш җилләре үзен очраклы рәвештә генә "Бөгелмә авазы" редакциясенә китереп кертә һәм шул чордан башлап, аның хезмәт биографиясе менә 23 ел инде шушы эш урыны белән бәйле.

Хәзерге заман теле белән әйткәндә, "офис менеджеры" ул. Ә эшенең асылына килсәк, элегрәк андыйлар турында "редакциянең эчке вәзгыятен редактордан да яхшырак белеп торучы һәм коллективтагы эш атмосферасына тон, юнәлеш бирүче" дип атыйлар иде: җитәкченең секретаре да, бухгалтерның уң кулы да ул, кадрлар бүлеге эшен дә алып бара, килгән белдерү-игъланнар да аның кулыннан уза, газетаны редакциянең үзенә килеп алучылар да аны бик яхшы беләләр... Кыскасы, Клара - эшен бик яратып башкаручы үз урынындагы кеше. Без аны тырышлыгы, төгәллеге, игътибарлы булуы һәм үз эшенә бик җаваплы каравы өчен хөрмәт итәбез, ачык йөзле, аралашучан, тыныч холыклы булганы өчен яратабыз.

Хөрмәтле хезмәттәшебезне күркәм юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз! Сау-сәламәт булып, хәләл җефете Ринат Фоат улы белән тигезлектә гомер итүләрен, берсеннән-берсе акыллы булып үсеп җиткән кызларының игелеген тоеп, аларның бәхетле тормышлары өчен сөенеп, оныкларының һәрбер адымына, һәр гамәленә шатланып яшәүләрен теләп калабыз.

Котлап сине юбилеең белән,

Язгы кояш янсын, балкысын.

Синең өчен алып килсен һәр көн

Бәхетләрнең иң-иң олысын.

Артта калган якты эзләреңә,

Кичергәннәреңә таң калып,

Хезмәтеңә күрә хөрмәт тоеп,

Яшә әле, яшә шатланып!

Иң изге теләкләр белән, "Бөгелмә авазы" редакциясе коллективы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: