Бөгелмә авазы

Котлыйбыз!

Абыебыз да, дустыбыз да ул Ямьле язда, майның 10 нчы көнендә Бөгелмә муниципаль районы үзбәк диаспорасы җитәкчесе, Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче "Бәллүр" яшьләр вокаль-инструменталь ансамбле солисты, аккомпаниаторы Сабир Рөстәм улы Клычёвка 41 яшь тулды. Камил НАРЧАЕВ, "Бәллүр" ансамбле җитәкчесе. Сабир Рөстәм улы Татар мәдәният үзәгендә үтә торган күп чараларның...

 

Абыебыз да, дустыбыз да ул

Ямьле язда, майның 10 нчы көнендә Бөгелмә муниципаль районы үзбәк диаспорасы җитәкчесе, Татар мәдәният үзәгендә эшләп килүче "Бәллүр" яшьләр вокаль-инструменталь ансамбле солисты, аккомпаниаторы Сабир Рөстәм улы Клычёвка 41 яшь тулды.

Камил НАРЧАЕВ,
"Бәллүр" ансамбле җитәкчесе.

Сабир Рөстәм улы Татар мәдәният үзәгендә үтә торган күп чараларның үзәгендә кайный. Ансамбльгә дә ул яңа идеяләр белән килеп кушылды, яңа сулыш алып керде. "Шәһризадәнең тылсымлы төне" постановкасында төп рольне - Хәлиф Әмирне бик оста һәм үзенчәлекле итеп башкарды ул. Үзенең бу хезмәте белән ансамбльнең дәрәҗәсен күтәрде.

Без коллективта Рөстәм Сабировичны абыебыз урынына күрәбез, чөнки нинди генә кыен мизгелдә дә ул эшлекле, төпле киңәш бирә, беренче булып ярдәм кулы суза.

Яхшы музыкант, вокалист буларак та ихтирам яулаган зат әле ул. Ансамбльнең җырлы репертуарында аның чыгышлары аерылгысыз өлеш булып тора.

Дустыбыны - чын артистыбызны туган көне белән ихлас котлыйбыз. Шәхси тормышында да, иҗатында да зур уңышлар гына телибез. Аның үз тормышы да ул безгә бүләк итә торгандай җылы һәм яктылык белән тулы булсын иде!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: