Бөгелмә авазы

Котдус абый каштаннары

Үткән җәйдә безнең якларда җиләк булмады. Ни хикмәт, бик тырышып эзләсәк тә, берни тапмыйча, шифалы үләннәр җыеп йөрибез. Көн дә бик матур, кояшлы, җилсез. Чәчәкләрнең иң саф вакыты.

Алсу ҖӘЛӘЕВА,
Карабаш
2 нче урта мәктәбенең
7 нче сыйныф укучысы.

Озакка сузылган яң­гыр­­лардан соң күкрәп торган үлән эчендә уйнап, аунап алгалыйбыз да тагын мәтрүшкәләр, "Гәрәй чәй" үләннәре җыярга дип кузгалабыз. Шулчак урман буенда көрәген тотып, чокырлар тирәсендә нәрсәдер эшләп йөрүче бер абыйны күреп алдык, кызыксынып, аның янына килдек. Ул урман полосасында ниндидер бик нечкә генә булып үсеп утырган агач үсентеләренең төпләрен йомшартып, чүп үләннәрдән арындырып йөри икән. Сөйләшеп, та­нышып киттек. Ул Кара­башта яшәүче Котдус абый булып чыкты. Узган ел шушында егерме төп каштан үсентесе утырткан булган. Үсентеләр бик зәгыйфь кенә булып үсеп киләләр. Көч алсыннар дип, Котдус абый аларга ярдәмгә килгән: озын булып үскән үләннәрне кыркып, тирә-якларын кояш төшәрлек итеп чистартып маташа. Сөйләшәбез, сораулар бирәбез: "Монысы нинди агач? Ә ул җимеш бирәме?"

Ат каштаны дигән агач икән. Чикләвеге була. Аны төрле кан тамыры авыруларын дәвалау өчен файдаланалар. "Сораучыларга тәкъдим итәрмен, кызыксынып утыртырлар дип үстергән идем. Каштан агачы үстерергә теләүчеләр булмады... Язын, карлар эрегәч, менә шушында китереп утырткан идем. Әле көз көне тагын кырыклап каштан чикләвеге китереп утыртырга җыенам", - диде Котдус абый. Без саубуллашып китеп бардык.

Юл буе сөйләшеп кайттык. Узган ел гаиләбез белән Кара диңгез буена ял итәргә бардык. Шунда мин каштан агачларының матурлыгына сокланып кайткан идем. Аның яфраклары бик зур - таралып торган бармаклар шикелле.

Менә көз җитте. Бакча эшләрен тәмамладык. Шулчак без Котдус абыйны искә алдык. Әти белән сөйләштек тә, аның хәлен дә белеп, каштаннарын да күреп кайтыйк дип, чыгып киттек. Без килеп кергәндә, ул күлмәкчән генә бакчасында басып тора иде. Көн шундый салкын, кис­кен искән җилдән бармак­лар туңа. Котдус абый әле менә генә санаторийдан кайтып кер­гән. Өстенә дә кимичә, бак­часының исәнлеген карарга чыккан икән. Ноябрь башы булуга карамастан, яфраклары кое­лып беткән агачларда сокландыргыч күренеш: җыеп бетермәслек йөзем җимеше! Ул тиз генә өенә кереп, кайчы алып чыкты да йөзем тәлгәшләрен безнең кочагыбызга өя башлады. Без нишләргә дә белмичә торабыз. Кузгалсак - җимешләребез коела. Котдус абыйның шатлыгын соңрак аңладык: ул ялгызы гына яши, йортына кеше килгәнне бик ярата икән. Менә ул безгә дип, каштан үсентеләрен казый: бер төп, ике төп, өч төп...
- Алыгыз, ал, үстерегез! - ди. Рәхмәтләр әйтеп алдык, кайтып барабыз.

Котдус абый бик тыйнак кеше. Ул үзенең изге эш эшләвен дә зур эш дип санамый, чөнки тормышын йөземнәре кебек татлы, каштаннары кебек тирән тамырлы итеп яшәгән. Гади генә. Монда туган, монда үскән, мондадыр тамырлары...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: