Бөгелмә авазы

Концертларга йөрик, китап укыйк

22 сентябрь көнне Карабаш бистәсенең мәдәният йортында яраткан җырчыларыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов һәм аларның иҗат төркеме карабашларга бик матур, тирән эчтәлекле концерт программасы тәкъдим итте. Аларның бирегә күптән килгәне юк иде, шуңа күрә аларны тамашачы юксынып та өлгергән икән. Ниһаять, безгә дә аларның матур, моңлы тавышларын тыңлау насыйп...

22 сентябрь көнне Карабаш бистәсенең мәдәният йортында яраткан җырчыларыбыз Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов һәм аларның иҗат төркеме карабашларга бик матур, тирән эчтәлекле концерт программасы тәкъдим итте. Аларның бирегә күптән килгәне юк иде, шуңа күрә аларны тамашачы юксынып та өлгергән икән. Ниһаять, безгә дә аларның матур, моңлы тавышларын тыңлау насыйп булды.
Залның тулы булмавы гына бераз кәефне төшерде, әлбәттә. Бүген, совет чорындагы кебек, концертларга зал тутырып йөрмибез шул. Китап та укымыйбыз. Менә, шул рәвешле, рухи байлыкка омтылыш кимеде. Ә бит кеше күңелендә рухи байлык җитәрлек булмаса, матди байлык беркайчан җитәчәк түгел, аның кадере дә, файдасы да булмый. Нәтиҗәдә тормыш итү акча артыннан кууга гына әйләнеп калачак.
Америка Кушма Штатларын коллыктан азат иткән, демократия урнаштырган ил президенты Авраам Линкольн: "Кем миңа китап бүләк итә, ул минем иң якын дустым булыр", - дип әйтергә яраткан.
Без дә шулай күңелләребезне сафландырырга, баетырга теләсәк, концерт залларыбыз да халык белән шыгрым тулы булыр, китапханәләргә йөрүчеләр дә бермә-бер артыр, Аллаһ боерса.
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Автор фотосы.
Рәсемдә: концерттан бер мизгел.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: