Бөгелмә авазы

Көлсәң көл...

Бер әби бала арбасына күз салгач - әти кешегә: - Абау, күз тимәсен, бигрәк матур игезәкләр! Икесе дә малаймы? - Юк, берсе генә. Уң яктагысы кавын.    Яр буенда рәссам пейзаж ясый. Аның янына аталы-уллы ике турист туктала. Әтисе - улына: - Менә, улым, күрдеңме, фотоаппараты булмаган кеше...

Бер әби бала арбасына күз салгач - әти кешегә:
- Абау, күз тимәсен, бигрәк матур игезәкләр! Икесе дә малаймы?
- Юк, берсе генә. Уң яктагысы кавын.
  
Яр буенда рәссам пейзаж ясый. Аның янына аталы-уллы ике турист туктала.
Әтисе - улына:
- Менә, улым, күрдеңме, фотоаппараты булмаган кеше ничек интегә!?
  
- Беркөнне урманда куркудан чак кына үлмәдем, - дип сөйли аучы дусларына. - Урманнан бара идем, ни күрим, аяк астында - кара елан!
- Шуннан?
- Шуннан шул, җентекләбрәк карасам, ул таяк булып чыкты.
- Таяктан куркып, үлгәндә калдыңмы?
- Юк. Аны үтерергә дип алган таягым елан булып чыкты.
  
Ике юлбарыс сөйләшә:
- Туйдырды бу "яңа руслар"! Сәяхәт итәләр - джипта җилдертәләр, сүгенәләр, эчәләр...
- Ә аннан соң кәрәзле телефоннары безнең эчтә шылтырый...
  
Телевизион яңалыклар дикторы сөйли:
- Хәзер мәдәният яңалыкларын тыңлагыз. Кичә филармония директорын атып үтерделәр...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: