Бөгелмә авазы

Күлмәк кыйссасы

Балачак - иң бәхетле чор диләр. Ярый әле бала вакытта бу турыда уйланып утыра белмисең. Нинди булган ул балачак - бу хакта үсә төшкәч, дөресрәге, шәхес буларак җитлеккәч кенә фикер йөртә башлыйсың. Хәтердә, аңда балалык чорының аерым мизгелләре уелып калган. Ә инде безнең "бәхетле елларның" бар халык өчен коточкыч авыр...

Рәис АБДРАХМАНОВ.
Әлфинур Шәвәлиева тәфсирендә.

Сугыш - хәерчелек ул. Менә ике ел инде илебез бар булганын сугышка бирә, үзе бөлгәннән-бөлә бара. Тамакны әле урманда-кырларда, өй янындагы участокларда үсә торган Ходай биргән ризыклар белән ялгап йөрибез, шәһәрләрдә карточкаларга ярымач паеклар бирелә, ә менә тузган киемне алыштырыр нәрсә юк. Әтиләрнең, сугышта булсынмы, эштәме, ниндидер махсус киемнәре бар ичмасам, әниләр интегә монда - үзләренә дә юк, балаларга да. Бала дигәнең үсә дә бит әле ул...

Кырык өченче елның җылы җәе килде. Әниебез Әсма миңа инде ярамый башлаган майкаларны табып алып, аскы ягын, аяклар сыярлык итеп ике яклап тишек калдырып, текте дә сеңлем Әдибәгә кидереп куйды. Бер дигән җәйге кием чыкты - майка да шул, ыштан да...

Дүрт яшьлек Әдибә яңа кием киюенә шатланып, идәндә озак сикергәләде, чүлмәккә утырырга кирәк булса ни эшләргә кирәклеген ул ике көндә төшенде. Миңа яраклы майкалар да табылды өйдә. Без сеңлем белән ул көнне ишегалдында, урамда рәхәтләнеп чаптык. Эссе дә түгел, җиңел дә, уңайлы да. Бер атна дигәндә, безнең Тукаев урамында (Тукай урамын элек шулай дип йөртәләр иде) асты тегелгән майка кигән балалар саны көнләп түгел, сәгатьләп арта торды. Инде шактый олы бала саналган күрше Коля гына ыштансыз килеш бер күлмәктән чаба бирде. Урамнан узып баручыларның кырын карашына да исе китми иде бугай аның. Күрше-тирәләр:
- Груша, Коляның күлмәген астан тегеп булса да кидер инде, зур малай бит, килешми болай ялтырап йөрү, - дип әйткәләгәч кенә аның әнисе күлмәгенең аскы ягын тегеп бирде.

Реклама

Икенче көнне төш авышкач, ишегалдын Коляшаның ачыргаланып кычкырган тавышы басты: олы хаҗәте терәлгән икән бичараның, ә күлмәк-ыштанны ничек салырга белми. Ахыр чиктә түзмәде, табигый теләк үтәлде: малайның бар хәзинәсе асты тегелгән күлмәккә тулды. Ишегалды чирәмендә тәгәрәп елап яткан Коляны нишләтергә белмичә, аның 12 яшьлек апасы Валя өзәләнеп елый. Бераздан апасы тәвәккәлләде: кайчы алып, күлмәкнең тегелгән җирләреннән кисә-сүтә башлады... Куллары тизәккә буялып бетсә дә, күзләреннән туктаусыз яше агып торган хәлдә энесен "әсирлектән азат итте", ниһаять, аның күлмәген салдырып, чирәмгә ташлады.

Ә инде иртән Коля, бер тәрәзәгә капланып, бер ишек катына ташланып, урамга чыгарга тилмереп, бәргәләнә башлады. Моңа кадәр иректә үскән малай өчен өйдә генә утыру әйтеп бетергесез газап иде. Тик кияр киеме юк, шәрә килеш тә чыгып булмый. Ачудан үзе ярсып-ярсып елап ала бичара. Болар барысы да әни белән минем күз алдында - без аны ирексездән күзәтәбез, ничек ярдәм итәргә икән дибез.

Ниһаять, әни тәвәккәлләде. Ул яшьли ятим калгач, үзе карап үстергән, хәзер инде фронтка киткән энесенең киемнәре таслап төреп куелган чемоданны карават астыннан тартып чыгарды да андагы күлмәкләрне карый башлады. Иң кечкенә күренгәнен, Ибраһимның малай чакта һөнәр училищесында укыган вакытта ук киеп йөргәнен кулына алды. Ике куллап тотып, яңагына кысты, күзеннән яшьләре атылып чыкты: "Күптән хатың да юк, Ибрай, исәнме икән соң син?.."

Аннары үзе генә белгән җирдән сугыш алдыннан ук калган запасларын: энә-җепләрен алып килде, кайчысын...
Башта күлмәкне ике куллап тотып, тегеләй әйләндерде, болай әйләндерде - ничегрәк итеп ботарларга микән дип уйлады бугай, беркайчан да "олы итеп" мондый тегү теккәне юк иде аның. Аннары миңа куеп үлчәп карады, нидер чамалады да җиңнәрен яртылаш кисеп ташлады. Җиң очларын типчеп, тегеп куйды. Дөрес, күлмәк төсендәге җепләр юк икән, тик ул борчылмады: "Ярар, театрга йөрисе түгел әле", - диде. Күлмәкне хәл итеп бетергәнче, әни мине үзе яныннан җибәрмәде. Бер кидереп карый, бер салдыра. Минем белән киңәшкән сыман итеп, сораулар бирә, җавабын да көтеп тормастан, тагын тегә башлый. Берничә тапкыр кулына энәсе белән дә төртте: "И Ходаем, тагын кадалдым", - дия дә әрнегән бармагын авызына каба... Аскы итәкләрен тегеп чыккач, күлмәкне тагын миңа кидерде. Алга-артка әйләндерә-әйләндерә карады:
- Сәдәфләрен кайда тагыйм икән, алгамы, әллә арткамы? - дип сорады ул миннән, ничегрәк итсә, кирәк чакта ычкындырырга уңайлырак булыр дигәнне уйлап. Алгы якка такты ул аларны, ә арткы озынчарак җиргә ике тишек тишеп, кырыйларын әйбәтләп мережкалап куйды. Менә дигән күлмәкле ыштан чыкты. Аннары тагын кидереп, миннән бер ычкындыртып, бер эләктертеп карады. Салдырып алгач, ике куллап тотты да, шул күлмәк белән яшьләрен сөртә-сөртә, тагын елап җибәрде. Нәкъ шул мизгелдә бусагада почтальон пәйда булды:
- Сезгә фронттан хат бар!
- И Алланың рәхмәте!
Өчпочмаклы кәгазь - фронттан бүләк ул. Таушалган, пычранып беткән - кайларда гына булырга туры килмәгән ул кадерле кәгазь кисәгенә... Әни өчпочмаклы хатны әле яңагына куйды, әле күкрәгенә кысты, бер почмакка посып, тын гына утырган безне дә искәрмичә, озак елады. Дүрт яшьлек Әдибә, берни аңламыйча, миңа сыенып утырды да утырды... Бишектәге энекәшебез елап җибәргәч кенә әни айнып киткәндәй булды. Берничә минуттан инде Идрис, тамагы туеп, аяк-куллары белән чәбәләнеп ята башлады, без өчәүләп аның җылы-йомшак тәнен сыйпыйбыз, ә ул таныган кебек барыбызга да авыз ерып елмайган була. Нибары биш ай иде аңа ул вакытта.
Коляшага күлмәкне бирергә дип, әни мине кертеп җибәрде. Үзенең тизрәк фронттан килгән хатны укыйсы килә иде аның. Кыр шартларында химик карандаш белән кыек-мыек язылган юллардагы сүз-хәрефләрне аралап, аңларлык итеп укып чыкканчы күп вакыт кирәк шул, җитмәсә әнием нибары бер кыш "ликбез"га йөреп, анда да типографиядәге басма хәрефләрне генә күреп өйрәнгән кеше. Ә хатларны укырга безгә күрше кызы Лизурка ярдәм итте.
Күлмәкне мин ишегалдында йөргән Валюшага тоттырдым. Ә кич белән яңа күлмәк кигән Коляшаның, икесен-ике якка каратып койрыкларыннан бәйләп куйган ике песинең кычкыра-кычкыра тартышуларын карап, чирәмдә тәгәри-тәгәри көлгәнен бөтен күршеләр күзәтте. Малай бик шук иде шул...

Рәсемдә: әниебез Әсма беренче оныгы - авторның олы улы Руслан белән. 1962 ел. Гаилә альбомыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: