Бөгелмә авазы

Көлке көлә килә )))

Аңлап булмый бу ир-атларны. Алар калкавыч селкенгәнне көтеп, ике сәгать буе тын да алмыйча утырырга мөмкиннәр. Ә менә хатыннарының биш минут киенгәнен көтәргә нервылары җитми. :) :) :) - Доктор, яман каты ютәллим мин. - Тәмәке тартасызмы? - Тартам. - Ташларга тырышыгыз яки бер генә төрлесен тартыгыз. - Көне буе...

Аңлап булмый бу ир-атларны. Алар калкавыч селкенгәнне көтеп, ике сәгать буе тын да алмыйча утырырга мөмкиннәр. Ә менә хатыннарының биш минут киенгәнен көтәргә нервылары җитми.

:) :) :)

- Доктор, яман каты ютәллим мин.
- Тәмәке тартасызмы?
- Тартам.
- Ташларга тырышыгыз яки бер генә төрлесен тартыгыз.
- Көне буе бер кеше артыннан гына йөри алмыйм бит инде мин!



:) :) :)

 

- Сезнең банк, бары минем сүземә генә ышанып, кредит бирәме?
- Бирә.
- Әгәр мин алдасам?
- Сезгә Ходай каршында оят булачак.
- И-и, анысына бик ерак бит әле!
- Әгәр 5 нче числода кайтармасагыз, икенче көнне Ходай каршына басачаксыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: