Бөгелмә авазы

Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт!

Әлеге темага чыгышны 13 нче мәктәптә үткән фән-ни-гамәли конференция-дә ясадым (җитәкчем - Ф.В.Зәйнуллина). Эльвира ЯКУПОВА, 2 нче лицейның 10 нчы сыйныф укучысы. Татар теле дәресләрендә без Каюм Насыйри эшчәнлеге белән таныштык. Каюм Насыйри - күпкырлы шәхес. Ул - язучы да, галим дә, фольклорчы да, укытучы да. Аның XIX йөзнең икенче...

Әлеге темага чыгышны 13 нче мәктәптә үткән фән-ни-гамәли конференция-дә ясадым (җитәкчем - Ф.В.Зәйнуллина).

Эльвира ЯКУПОВА,
2 нче лицейның
10 нчы сыйныф укучысы.


Татар теле дәресләрендә без Каюм Насыйри эшчәнлеге белән таныштык.

Каюм Насыйри - күпкырлы шәхес. Ул - язучы да, галим дә, фольклорчы да, укытучы да. Аның XIX йөзнең икенче яртысында Казанда татар теле укытучысы булып эшләве билгеле. Мондый мәгълүматлар белән танышкач, миндә шундый сораулар туды: Бөгелмә төбәгендә андый шәхесләр булганмы? Милли мәгариф ни хәлдә булган? Әлеге өлкәдә кемнәр эшләгән? Шушы сораулар белән мин укытучым Фәүзия Вәкил кызы Зәйнуллинага мөрәҗәгать иттем һәм аның киңәше белән күренекле татар тарихчы-галиме, сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласиның Бөгелмәдәге тормыш юлын, иҗатын өйрәнә башладым.

1917 елгы Февраль ре-волюциясеннән соң Һ.Атласи гаиләсе белән Бөгелмәгә күченеп килә. Февраль вакыйгаларыннан соң ул Бөгелмә өязе земство идарәсе әгъзасы итеп сайлана. Биредә халык мәгарифе мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Әлеге фактлар мине бик кызыксындырды. Үз алдыма шундый зур шәхеснең тормышын, иҗатын өйрәнү, Бөгелмә төбәгендә милли мәгариф үсешен күзәтү бурычларын куеп, фәнни эзләнүләргә керештем. Эшне Һ.Атласиның биографиясен өйрәнүдән башладым. Татар халкының тарихын өйрәнү өлкәсендә җиң сызганып эшләгән галимнең хезмәтләре дә җәлеп итте мине. Шундый зур шәхесне безнең халык озак еллар буенча белмичә яшәде, кара көчләр, аның исеме белән бергә, хезмәтләрен дә яшереп тоттылар. Аңа да карамастан, Һади Атласов хакында дөресен язган галимнәребезнең фәнни хезмәтләре дә дөнья күреп тора. Ә безгә, безнең милләткә аны белү, хезмәтләреннән хәбәрдар булу бик кирәк. Шундый максатлар куйдым әлеге хезмәтемне башкарганда.

Чыгышым Һ.Атласиның тормыш юлы, фәнни-педагогик эшчәнлеге турындагы фотолар, елъязмалар булган слайдлар белән үрелеп барды.

Рәсемдә. Фәнни-гамә-ли конференциядә катнашучылар: /сулдан/ 13 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Гөлназ Миңнуллина һәм автор - Эльвира Якупова.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: