Бөгелмә авазы

Киек казлар тавышына охшаган

Аккордеонның килеп чыгышын Шәрык илләрендә киң таралган шәңгә белән бәйлиләр. Тибет һәм Кытайда ул "чиста" уен коралларыннан санала. Чиста, димәк, кара җирдә түгел, ә зәңгәр күктә яралган аһәңнәрне кабатлый ала. Курай тавышында да бит әле киек казлар авазы, әле Әмударья камышларында уйнаган җил яңгырап киткән кебек була. Ул да телле...

Аккордеонның килеп чыгышын Шәрык илләрендә киң таралган шәңгә белән бәйлиләр. Тибет һәм Кытайда ул "чиста" уен коралларыннан санала.
Чиста, димәк, кара җирдә түгел, ә зәңгәр күктә яралган аһәңнәрне кабатлый ала. Курай тавышында да бит әле киек казлар авазы, әле Әмударья камышларында уйнаган җил яңгырап киткән кебек була. Ул да телле уен коралы, тик аккордеоннан аермалы буларак, аның телләрен күректән түгел, ә бәлки авыздан чыккан һава агымы тирбәтә. Әгәр шундый камыш курайларны, төрле-төрле озынлыкта кисеп (озынрак булган саен тавышы калыная бара), түгәрәк агач корпуска беркетсәң, шәңгә килеп чыга да инде. Тарихи елъязмаларда ул беренче тапкыр әле безнең эрага кадәр алтынчы йөздә телгә алына.

Европага аны Венеция сәяхәтчесе Марко Поло алып кайта. Вена шәһәренең орган остасы Демиан аны камилләштереп, аккордеон дигән исем бирә. Бу исемне сулъяк клавиатурага әзер аккордлы аккомпонемент куелуы белән аңлатырга мөмкин. Әзер аккорд - аккордеон.
Төрки арасында дөнья күләмендә танылган мәшһүр аккордеончылар бар: мәсәлән, Кыргызстанның халык артисты Рыспай Габделкадыйров һәм Мәскәү шәһәренең Гнесиннар исемендәге дәүләт көллияте укытучысы Сәрвәр Әбкәримов.

Гомумән, шәңгә, кубыз, домбра, сорнай - иркен даланы гизеп йөргән төркиләр аларны һәр тарафтан ишетелгән сихри авазларга охшатып ясаган. Шунлыктан чын үзебезнең борынгы уен коралларына кагылу белән безнең тугры җаныбыз сискәнә, Тукай әйткән мәңгелек йокысыннан уяна һәм сабый бала сыман талпына башлый. Кылганнар сыман җиргә ятып тибрәнә, киек казлар сыман күккә, биеклеккә тартыла - әйтерсең, безне кайтыр юлга дәшә ул. Әйтерсең, бу тарлыктан чыгу юлын ул белә, белә...

Гаяз Исхакый сүзләре белән әйтсәк: "Безнең бабайлар кайчандыр очы-кырые күренмәгән далалардан озын көйләр алып чыккан. Ә бормаланып аккан тау елгаларыннан алар тиз һәм күңелле көйләр китергән. Хәзәр һәм Кара Диңгез суларында юып, Урал һәм Кавказ тауларының җилләрендә тотып, безгә мирас итеп калдырган. Аларның йөрәк түреннән чыккан моңнар безне генә түгел, ә безнең күршеләрне - рус халкын да үстерде, аларның җырларына татар рухын өрде, аларның музыкасын татар халкының күз яше белән чылатты".
Р.ӘБҮЗӘРОВА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: