Бөгелмә авазы

Кичерерме безне Җир-Ана?..

Равилә АРСЛАНОВА. Кодаш авылы. Урман куенына сыенып яткан күлнең бер ягына кешеләр күптәннән инде наратлар утырттылар. Еллар узу белән кечкенә генә үсентеләрдән шәм кебек төз нарат егетләре гөрләп үсеп киттеләр. Бер язда шаян җил малайлары күлнең аргы як үрендәге сылу каен аналары ягыннан бер орлыкны нәкъ ике нарат егете арасына...

Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.

Реклама

Урман куенына сыенып яткан күлнең бер ягына кешеләр күптәннән инде наратлар утырттылар. Еллар узу белән кечкенә генә үсентеләрдән шәм кебек төз нарат егетләре гөрләп үсеп киттеләр. Бер язда шаян җил малайлары күлнең аргы як үрендәге сылу каен аналары ягыннан бер орлыкны нәкъ ике нарат егете арасына - дымлы мүккә китереп салдылар. Шул ук язда ап-ак тәненә шундый килешле яшел күлмәк кигән каен кызы беренче мәртәбә кояшка оялып кына елмайды. Аның нәфислеген күреп, тирә-яктагылар сокланып туймадылар.
Күлгә ял итәргә, су керергә килүчеләр:
- Карагыз әле, карагыз! Ике нарат арасында нинди матур яшь каен үсә! - дип сокландылар.
Көннәр үтә торды, җәй килде, ә җәй артыннан ук көз атлады. Сөрелгән икмәк кырларыннан, елга буе болыннарыннан үтеп, көз урманнарга да кагылды. Шаян җил малайлары агачлар арасыннан куышып йөгерештеләр, шаркылдап көлешеп, агачлардан яфракларны коярга керештеләр, төнге җилләр болытларны куып китереп, яңгырлар яудырдылар. Каршы ярда үскән сылу каен аналарының да алтынга манылган күлмәкләрен көчле җил егетләре өреп, әллә кайларга түшәделәр. Көзгә керүгә, суүсемнәр баскан тыныч түгәрәк күл өсте дә "алтын тәңкәләр" белән тулды.
Ике нарат егете нәни каен кызын кызганып, гәүдәләре белән ышыкларга тырыштылар. Аңа кыш, әче бураннар, аяусыз җилләр турында күп сөйләделәр. Кар сибәли башлады. Каен кызы туңды, калтыранды. Кыш бабай нәни агачны кызганды. Шуңа да аны ап-ак кар бөртекләре белән матурлап төрде. Якында гына үскән, озын керфекләренә кар бөртеклә-ре тезелгән чыршы кызы аңа сокланып пышылдады:
- Син шундый матурсың, сылусың!
Беркөнне урманга кешеләр килделәр, чыршы кызын кисеп, чанага салып алып киттеләр. Агачлар хәсрәттән башларын иеп калдылар. Каен кызының керфекләреннән яшь тамды...
Көннәр үтә торды. Кояш җылы нурларын чәчте. Кош тавышлары урманны йокыдан уятты. Агачлар кышкы киемнәрен салдылар. Яз килде! Бар дөнья яшеллеккә, матурлыкка күмелде. Яз каен кызына сап-сары алкалар такты, ямь-яшел күлмәк кидерде. Каен кызы шатланды, ләкин киселгән чыршы кызын юксынды. Яңгыр яуган саен аның яфрак керфекләреннән җиргә тып та тып яшьләр тамды...
Менә беркөн күл буена тагын кешеләр килделәр. Ике нарат егете уртасында үскән каен кызын күреп, үзләренчә сок-ландылар, хәтта алар янында фотога да төштеләр...
Бераздан араларыннан таза гәүдәле бер ир кеше килеп, кыска юан бармаклары арасына кыскан пәкесе белән яшь, сылу каен кызының ап-ак тәненә яра ясап, аның катлам-катлам ап-ак тузын - тән тиресен учак ягар өчен салдырып алды. Ап-ак күлмәкле сылу каен кызы бер мизгелдә кара янды...
Ий кызганды да соң нарат егетләре каен кызын!
- Кагылма, сылуга! - дип шомлы шаулады алар. Бу яманлыктан кошлар тавышы да тынды. Күл буенда ара-тирә бака тавышлары гына ишетелгәләде.
Тик кешеләргә генә барыбер иде. Хуш исле каен тузын мул салып, учак тергезделәр, ашадылар, эчтеләр, үзләренчә күңел ачтылар. Арыгач, күл буеның яшел чирәмле матур ярын чүп-чар белән тутырып, янә үз юллары белән киттеләр. Яшел яшь куллары белән шәрә тәнен капларга азапланып, яшь аралаш сыкранган каен кызына борылып та карамадылар...
Күл буе безне шомлы тынлык белән каршы алды. Мәсхәрәләнгән сылу каен кызын күреп, йөрәккәем әллә нишләде. Чүп баскан аланда сүнгән учак тирәли ап-ак каен тузлары сибелеп ята. Янәшәдә генә бу вәхшилекне күргән, ләкин туктата алмаган нарат егетләре әкрен генә искән җилдән дә, әйтерсең лә тешләрен кысып, ыңгыраша. Без табигатьне шулкадәр рәнҗетәбез... Әҗере ничек булыр икән моның? Кичерерме соң безне Җир-Ана?!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: