Бөгелмә авазы

Кешеләргә шатлык өләшә ул

Кеше тормышы хезмәт юллары белән үлчәнә. Үзе эшләгән эшләре шәхесне бер баскычка югарыга күтәрә, батырлар кебек үткән юллары озын, сикәлтәле. Бүгенге язмабызның төп герое Сәрия Ибраһимова - тынгысыз, үз эшенә җаваплы караучы, ихтирамга лаеклы ханым. Шул ук вакытта бик тыйнак ул, тормышны ярата, алтын урталыкны таба белә. Сәнгать өлкәсендә эшләвенә...

Сәрия ханым барысына да өлгерә: ифтар ашлары, Корбан ашларын, Өлкәннәр көне һәм башка милли, календарь бәйрәмнәрне, ял кичәләре, төрле күңел ачу чараларын тиешле югарылыкта уздыра, күп еллар сайлау кампанияләре чорында комиссия әгъзасы булып тора.
Мәдәният йортында төрле түгәрәкләр эшләп килә. "Яшьләребезне халык уен кораллары белән кызыксындыру, кубыз, курайны гадәти тормышта да кулланышка кайтару максатыннан, кубызчылар ансамбле дә эшләп килә, - дип сөйли Сәрия ханым. - Яшьләр дә, балалар да рәхәтләнеп кубыз тарта хәзер". 1997 елдан алып биредә оештырылган "Наза" халык фольклор ансамблендә җитәкче булып эшләү дәверендә төркем аның җитәкчелегендә зур казанышларга иреште. Ф. Туишев исемендәге республика гармунчылар конкурсында катнашып, 1998 елны - III, 2000 елда I дәрәҗә Диплом алып кайттылар.
Әнә шул рәвешле, халкыбызның гореф-гадәтләре, йола-уеннары ансамбль эчендә бик табигый гына яшь буынга тапшырыла килә. Чөнки "Наза" үзе бер зур, матур гаилә кебек: монда әби-бабай да, әти-әни дә, бала-чага да бергә әвәрә килеп яши.
Сәрия ханым җитәкчелегендәге Иркен авылы мәдәният йортының районда гына түгел, республикабызда да танылу алган "Наза" халык фольклор ансамбле бүгенге көндә халкыбыз мирасын чит төбәкләрдә дә таныта: 2012 елда - Мәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәрендә, 2013 елда Алма-Атада узган Сабан туйларында Татарстан вәкиле булып катнашулары - шуның ачык дәлиле.
2014 ел - Мәдәният елы. Форсаттан файдаланып, мәдәният тормышына үзеннән лаеклы өлеш кертүче фидакарь зат - Сәрия Ягъфәр кызы Ибраһимованы авылыбыз халкы исеменнән туган көне белән котлап, аңа уңышлар, сәламәтлек, озын гомер, шатлык, гаилә бәхете телибез!
Наилә МАМАКОВА.
Иркен авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: