Бөгелмә авазы

Каберләрне казу дөресме?

Кол Шәрифнең гасырлар кичкән бу шигырен тагын бер кат дикъкать белән укып чыгыгыз, дусларым. Ул ифрат киң вә тирән фәлсәфи фикерләрне үзенә сыйдырган. Бер яктан, анда адәм баласының, никадәр генә шөһрәтле вә бай булмасын, бу дөньяда таяныр җир, сыеныр канат тапмаслыгы сурәтләнә. Андый урын бар, әмма ул биредә түгел. Икенче...

Реклама

Кол Шәрифнең гасырлар кичкән бу шигырен тагын бер кат дикъкать белән укып чыгыгыз, дусларым. Ул ифрат киң вә тирән фәлсәфи фикерләрне үзенә сыйдырган. Бер яктан, анда адәм баласының, никадәр генә шөһрәтле вә бай булмасын, бу дөньяда таяныр җир, сыеныр канат тапмаслыгы сурәтләнә. Андый урын бар, әмма ул биредә түгел. Икенче яктан, "барчасын куенына алган дөнья" дигәндә, безнең күз алдыбызда борынгыларыбыз яткан затлы каберлекләр һәм күккә ашкан биек курганнар ачыла. Без аларның тынычлыгын саклауны Коръән кушкан фарыз гамәл дип беләбез. Шуңа күрә барыбыз да мәрхүм Ленин-Ульянов җәсәденең әлегә хәтле күмелмичә, мавзолейда ятуына, шул ук вакытта аның рухы, җиргә җәсәде иңдерелгәнне көтеп, тилмерүенә бик борчылып йөрдек. Әмма бит ул православие өммәтендә! Ә менә безнең мөселманда андый хәлнең булуына ышану да кыен. Шулай да "Чын мирас" журналының октябрь санында басылган "Казан Кремлендә ханнар төрбәсе" дигән мәкаләне укыгач, фикерем үзгәрде. Шул язмадан бер өзекне сезгә дә тәкъдим итәм.
"Ә хәзер, мәкаләбезнең ахырында, бүген хәл итәргә кирәкле бер проблеманы яңадан - инде ничәнче мәртәбә! - искә төшереп үтәсе килә. 1977 елдан бирле, ягъни менә 35 ел инде, ханнарыбызның сөякләре археология фондларында тузан җыеп ята. Әлбәттә, бу ярый торган эш түгел. Әхлаксызлыкның бер билгесе бу. Ханнарның җәсәдләре 1977 елда берсе эченә берсе кертеп куелган, тышы яхшы сыйфатлы күн һәм ефәк тукымалар белән тышланган һәм бизәкле көмеш кадаклар белән кагылган агач табутлар эчендә табылган иде. Озак һәм җентекле тикшеренүләр нәтиҗәсендә, без аларның Мәхмүд һәм Мөхәммәд Әмин ханнар икәнен белдек. Хәзер инде аларны, музей фондларыннан күчереп, үз урыннарына күмәсе иде бит, җәмәгать! Артык шауламыйча гына, олы тантаналарсыз гына.
Хәлил, Ибраһим, Җангали һәм Сафагәрәй күмелгән каберләрнең урыны да билгеле, әмма кемнең кайсы кабердә ятканын тәгаен гына әйтә алмыйбыз. Әлегә ул каберләрне казып, рухларын рәнҗетмәскә булдык.
Фаяз Хуҗин, тарих фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры;
Айрат Ситдыйков, тарих фәннәре кандидаты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының Археологик тикшеренүләр үзәге нәтиҗәсе".


"Чын мирас" журналы, 2012 ел, октябрь.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: