Бөгелмә авазы

Лалә чәчәкләре сыман ак күңелле Ләлә апа

Узган җомга көнне, 28 октябрьдә, Татар мәдәният үзәгендә күңелле бәйрәм чарасы узды - мул табыннар янында "Дуслык" клубы әгъзасы, 44 ел эш стажы булган (шуның 5 елын башлангыч сыйныфларда балалар укыткан), озак еллар китапханәләр системасында эшләп, шәһәр халкы күңеленә мәдәният орлыклары чәчкән мөхтәрәм ханым Ләлә апа Саттарованың 75 яшьлек юбилеен...


Әлфия МОСТАФИНА.

Ләлә апаның балачагы иң авыр елларга - сугыш вакыты, аннан соңгы ачлык-ялангачлык чорына туры килгән. Ишле гаиләдә өлкән бала булганга, ул кечкенәдән тормыш арбасын төптән җигелеп тарткан. Шулай да укырга, белем алырга омтылган ул. Китапханәләр системасы техникумын тәмамлап, үзенең бөтен гомерен халыкны мәдәни агартуга багышлаган. Ире Исхак абый (мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын) белән өч кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр.

…Кичәне алып баручы Эдуард Гафиятуллин (ул бәйрәм барышында юбилярга берсеннән-берсе матур, моңлы җырларын да бүләк итеп, тантананы тагын да ямьләде) Ләлә Саттарованың биография­­сен кыскача гына бәян иткәннән соң, иң беренче сүзне Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Флюра Шәриповага бирде. Ул соңгы дистә ел дәвамында, "Дуслык" клубы белән берлектә, Ләлә Саттарованың да үзәк эш­чәнлегенә зур өлеш кертүен билгеләп узды. "Дуслык" клубы уздырган мәдәни чараларда Ләлә апа күңелләргә үтеп керерлек итеп, тирән эчтәлекле, тормышчан шигырьләр укыганда беркем дә битараф калмый торгандыр. "Ләлә апа, сезнең мөлаем, кешеләргә һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуыгыз безнең барыбызга да үрнәк булып тора, - диде ул. - Киләчәктә дә бергә булыйк, менә шулай безне сөендереп яшәгез әле".

"Дуслык" ветераннар клубы әгъзалары да, "Мирас" халык ансамбленең актив әгъзасы, Татар мәдәният үзәгендә узган чараларның үзәгендә кайнаучы хөрмәтле Ләлә ханым Саттарованы юбилее белән тәбрикләп, аңа иң җылы теләкләрен җиткерделәр, истәлеккә бүләкләр тапшырдылар.

"Ходай сиңа озын гомер, ныклы сәламәтлек, күркәм сабырлык, күңел байлыгы насыйп итсен", - диделәр чын күңелдән Фәһимә Тәхаутдинова бе­лән Рәмзия Галимова.

Тантанада катнашучы барча кунаклар да Ләлә апаның эчкерсезле­ген, ярдәмчеллеген ка­бат-кабат ассызыклады­­­­лар, балаларының, онык­ларының ярдәмен, игелеген күреп, озын-озак яшә­вен теләделәр.

Кичә җыр-бию белән үрелеп, бик күңелле үтте.

Реклама
Теги: юбилей
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: