Бөгелмә авазы

Тынгы белмәс остаз ул

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы, Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап, олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәясез. Барыбызны да берләштерүче, балачак, яшьлек һәм тормыш юлын сайлап алу чо­­­рын бер-берсенә бәй­ләү­­че илаһи көч тә ул. Уку­чыларның ышанычын аклау,...

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,
Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы.

Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап, олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәясез. Барыбызны да берләштерүче, балачак, яшьлек һәм тормыш юлын сайлап алу чо­­­рын бер-берсенә бәй­ләү­­че илаһи көч тә ул. Уку­чыларның ышанычын аклау, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Ба­ры тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы - остаз булырга лаеклы. Менә шундый укытучыларның берсе инде егерме ел татар гимназиясендә хезмәт итүче - Ләйсән Галиәхмәт кызы Мөлихова.

Әнисе үрнәгендәдер, кечкенәдән тормышын мәк­­­тәп, укытучылык белән бәй­ләячәгенә шикләнми ул. Әнисе Рәсимә апа 42 ел укытучы, мәктәп дирек­торы булып эшләү дә­верендә күпме укучыга тормышка юллама биргән, укытучы һөнәренә булган мәхәббәтен укучыларына да, үз балаларына да тапшыра алган.

Алабуга дәүләт педа­го­гия институтын тәмам­лагач, укытучы булып 1974 елда Сарман райо­нында эшли башлый Ләй­сән Галиәхмәтовна. Башта­­рак Куҗак авылында, ан­нан соң Янурыс, Мин­зә­ләбаш авылларында баш­­­­лангыч сыйныфларда укы­­­­­та, 1980 елдан эшен Җә­­­­­лил бистәсендә дәвам итә. Ул елларда ук инде үзен талантлы педагог буларак таныта - район җитәкчелеге тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

Соңрак, гаилә корып­­ җибәргәч, Ләйсән җәмә­га­­­те Госман бе­лән Бө­­гелмәгә килеп төпләнә. Татар гимназиясе ачыл­­ган көннәрдән башлап,­ укучыларда ана теле­безгә мәхәббәт тәр­бия­ли, әдәбият дөнь­ясы­­ның серләрен ача. Яңа­лыкка омтылуы, эз­лә­нүчәнлеге белән ул укучыларны үз фәненә җә­леп итә. Аның укучы­­лары фәнни-гамәли кон­ференцияләрдә, бәй­ге­ләрдә, төрледән-төрле кон­курсларда катнашып, Дип­ломнар белән бүләк­лә­­нәләр, район, респуб­лика конкурсларында җи­ңү яулап кайталар. Ләйсән Галиәхмәтовна укучыла­рына үрнәк булып, үзе дә һөнәри конкурсларда катнашып, югары нәтиҗәләргә иреште. Ул район һәм шәһәр татар теле кабинетлары конкурсында беренчеләрдән булды, "Ел укытучысы" бәйгесе җиңүчесе исемен яулады. Үзенең намуслы хезмәте өчен Ләйсән Галиәхмәтовна Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары­ бе­­лән бүләкләнде. Бүген­­ге көндә исә Ләй­сән Га­лиәхмәтовна гимна­зия­нең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифаларын да башкара. Аның җи­тәкчелегендә гимназиянең укучылар һәм укы­тучылар коллективы яңадан-яңа үрләр яулый.

Ул - талантлы укытучы гына түгел, бәхетле әни дә. Ире Госман Шакир улы белән менә дигән ул тәрбияләп үстерделәр. Руслан гимна­­­зия­­не кө­­­меш медаль бе­лән тә­­мамлап, бүгенге көндә Казан федераль универcитетының исәп­ләү математикасы һәм кибернетика факу­льтетының 2 нче курсында белем ала.

35 елдан артык гоме­­­­рен балаларга белем би­рүгә багышлаган остаздан: "Үз эшегез, тормышыгыздан канәгатьме?" - дип сорагач, ул тыйнак кына: - Мин туган телем, татар теле укытучысы булуым белән бәхетле, үз эшемне, укучыларымны яратам, алар миңа тартыла, коллегаларым ихтирам итә, эшемнең җәмгыятькә, милләтемә кирәк булуын тою мине бәхетле итә, - диде. Тормышыгызны бәхет­ле иткән шушы авыр эше­гездә яңадан-яңа уңыш­лар телибез сезгә!

Һади Атласи исемендәге
14 нче татар гимназиясенең укытучылар коллективы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: