Бөгелмә авазы

Кыш – рәссам

Тирә-юньне сафландырып Янә кыш килде. Тәрәзәгә бизәк ясап Куйган да инде. Бәхетле кеше Җитмеш төрле һөнәрет бар: кылны кырыкка яра. Башкаларга сукмак сала, Шуңа үзе шат кала. Ирләр язмышы Йөзьяшәр имәннәрне дә Аударалар урманда. Имән язмышы ирләрдә Җирдә золым булганда. Сакал Сакал бит ул -ир-ат күрке. Сакал бит ул -...

Тирә-юньне сафландырып
Янә кыш килде.
Тәрәзәгә бизәк ясап
Куйган да инде.

Бәхетле кеше

Җитмеш төрле һөнәрет бар:
кылны кырыкка яра.
Башкаларга сукмак сала,
Шуңа үзе шат кала.

Ирләр язмышы

Йөзьяшәр имәннәрне дә
Аударалар урманда.
Имән язмышы ирләрдә
Җирдә золым булганда.

Сакал

Сакал бит ул -ир-ат күрке.
Сакал бит ул - дәрәҗә
Дәрәҗәсенә кызыгып,
Йөртә аны кәҗә дә.

Беркатлылык

Айга бер намаз укыса,
Чыгып мактана.
Гүя ул оҗмахта инде,
Шуңа шатлана.

Сорау

Гыйбадәтханәләр арта,
Күпләр хәзер хаҗ кыла.
Ник җирдә афәт кимеми?
Җавап бармы соң моңа?

Әстәгъфирулла!

Су кебек "эчә"чит телне -
Укымышлы Фәйзулла.
Ана телен генә белми
(Уф, әстәгъфирулла!)

Теләк

Көн дә теләк тели әби
Биш намазы артыннан.
"Пенсияләр артсын иде", -
Дип тә өсти ахырдан.

Сылтау тапма

Күңелгә күләгә салма,
Сылтау табып сыныкка.
Сабый чакта елады дип,
Кыйнамыйлар кырыкта.

Каләм булсын янымда

Дусларым да, дошманым да
Янәшәмдә чагында
Наган йөртмим
(кирәге юк)
Каләм булсын янымда!

Шигырь

Нарасыйдай куанасың,
Гүя сабый үзең дә.
Матуор хисләр уятырлык
Шигырь туса күңелдә.

Сулико

Грузиннарны мактап йөрүләрем
Булмаган бит минем гел юкка.
Грузин җыры икән яратканым -
Үзәк өзгеч моңлы "Сулико".

Җырлап та, елап та...

Бәхетне эзләп табалар
Җырлап та.
Табалмыйлар аны күпләр
Елап та.

Уха

Салагадан пешерсәң дә
Тәмле була бит уха.
Акчаң булса - "атказанган",
Исем алу чепуха!

Ягсуп МОРТАЗИН.
Бөгелмә шәһәре.

Аждаһа килә

Яңа елдан һәркайсыбыз
Көтә берәр могҗиза.
Киләчәк ел ни күрсәтер -
Әйтер безгә Аждаһа.

Киләсе елда ул хуҗа,
Озата Куян елын.
Әкияттәге ике башлы,
Канатлы усал елан.

Дөрес булса, ул яшәгән
Ай саен бер кыз йотып.
Үз кызын саклаган ди бай,
Биргән асравын тотып.

Карт-корыга кагылмаган -
Каты алар сөяге.
Тәмле ризыклар ашый ич
Ярлыларның сирәге.

Яңа ел шатлык китерсен,
Яшәмик юкка куркып.
"Илдә тынычлык булсын", - дип,
Утырыйк намаз укып.

Аждаһа, елы булса да,
Килмәсен ул ыжгырып.
Ел буе бәхет өләшсен
Китсә-китәр сызгырып!

Рифкать СӘЛИМОВ.
Бөгелмә шәһәре.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: