Бөгелмә авазы

Бәйрәмнәрнең була төрлесе

Бөтендөнья сәламләү һәм Рәхмәт белдерү көн­­нә­­­­ре уңаеннан "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чик­­­ле балалар һәм яш­үсмерләрне тернәк­лән­де­­­рү үзәгенә Балалар думасыннан кунаклар килде. Кунаклар балаларны дусларча сәламләп, аларны яхшы кәеф иленә алып кереп китте. Бер сәгать дәвамындагы аралашу сизелми дә узган. Балалар шахмат турнирында катнаштылар, пазл җыйдылар, өстәл уеннары уйнадылар. Барысы да әлеге...

Бөтендөнья сәламләү һәм Рәхмәт белдерү көн­­нә­­­­ре уңаеннан "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чик­­­ле балалар һәм яш­үсмерләрне тернәк­лән­де­­­рү үзәгенә Балалар думасыннан кунаклар килде. Кунаклар балаларны дусларча сәламләп, аларны яхшы кәеф иленә алып кереп китте. Бер сәгать дәвамындагы аралашу сизелми дә узган. Балалар шахмат турнирында катнаштылар, пазл җыйдылар, өстәл уеннары уйнадылар.

Барысы да әлеге очрашуларны традициягә кертергә кирәк дигән нәтиҗәгә килде. Киләсе очрашу Яңа ел алдыннан үткәреләчәк. Бу көн өчен ике як та бер-берсенә сюрприз әзерләргә җыена.

Елена СТАРОСТИНА,
"Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге директоры.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: